-Бүгенге көннең мөһим бурычы - барлык милек формасындагы хуҗалыкларда язгы кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп үткәрү. Хуҗалыкларның 2025 елгы чәчү компаниясендә эш планнарына ярашлы, 409 трактор, 149 берәмлек энергиягә бай техника һәм 200 универсаль-сөрү трактор катнашачак. Басуларга 236 чәчкеч, шул исәптән 37 чәчү комплексы чыгачак. Көзен туфрак үзенә мөмкин кадәр дымны сеңдереп калуы уңыш алу өчен яхшы шартлар тудырачак.
Быел 78076 гектар мәйданда язгы чәчү эшләре көтелә, шул исәптән 57388 гектарында - сабан культуралары. Атап әйткәндә, көзге культураларның торышы канәгатьләнерлек. Агымдагы елның үзенчәлеге - чәчү мәйданын соя, көнбагыш кебек югары маржиналь техник культураларны арттыру бурычы тора.
Чәчү кампаниясен уңышлы үткәрү өчен районның фондында 12670 тонна орлык тупланды, алар барысы да ГОСТ таләпләренә туры килә. Бу җәһәттән М.Гәрәев ис., ХХII партсъезд ис. кооперативлар, «Маяк», «Урожай» токымчылык заводы, «Урал», «Илеш МТС», «Үзәк МТС» җәмгыятьләре, И.Ялалов, Г.Гайнетдинов,
И.Ихсанов, А.Рамазанов КФХлары орлыкларны чәчү кондициясенә җиткерү белән уңышлы шөгыльләнә.
2025 ел уңышы өчен 168 тонна күләмендә яңа перспектив орлыклар тупланды. Быел арпаның яңа Крауф, язгы бодайның Ницца, солының Памяти Балавина,
рапсның Регион-55 сортларына өстенлек биреләчәк.
И.Ялалов, А.Рамазанов КФХларында, «Урал», «Урожай» токымчылык заводы, “Агыйдел”, “Мир” җәмгыятьләрендә, М.Гәрәев ис. кооперативта минераль
ашлама туплана башлады.
«Россельхозцентр»ның Илеш филиалында орлык агулау вакытында «ГУМИ+7» препаратын куллану нәтиҗәле алым булып тора.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.