“Үзәк МТС” җәмгыятендә басулар урнашуының географиясен исәпкә алганда, техниканы карау, төзек хәлдә, контрольдә тоту, диагностика үткәрү зур тырышлык сорый. Шуны исәпкә алып, хуҗалык уңганнары мөһим кампаниягә яхшы әзерлек белән килгән. Биредә язгы чәчүдә 23 трактор, 5 тырма, 3 культиватор, 5 чәчү комплекслары катнашачак. Орлыклар кондициягә җиткерелеп куелган, минераль ашлама да җитәрлек күләмдә тупланган. Җәмгыятьнең 7200 гектар сөренте җире исәпләнеп, бодай, солы, арпа, көнбагыш, кукуруз һ.б. культуралар утыртуны планлаштыралар.
Башкорт аграр-технология колледжының уку хуҗалыгы язгы чәчүгә әзерләнергә тырышкан. Биредә тракторлар ремонтланса, авыл хуҗалыгы агрегатларын төзекләндереп, карап бетерәселәре бар.
И.Ялалов крестьянфермер хуҗалыгында язгы кыр эшләренә тулысынча әзер. Ягулык-майлау материаллары, 120 тонна минераль ашлама кайтарылган. Дым каплатуда - 3, чәчүдә, культивациядә икешәр агрегат катнаша- чак. Һәр елдагыча яңа сортларга өстенлек бирелә. Мәсәлән, бодайның - 100летие ТАССР, арпаның - Крауф, сояның – Черемшанка, Миләүшә сортлары игеләчәк.
“Агыйдел” җәмгыяте игенчеләре бүгенге көндә мөһим кампаниягә әзерлек эшләре белән мәшгуль. Алар алдында чәчүдә катнашачак техниканы ремонтлап сафка бастыру гына түгел, тагылма инвентарьлар белән комплектлап кую, бурычы тора. Биредә минераль ашламалар һәм ягулык-майлау материаллары туплана башлаган.
“Маяк” җәмгыяте язгы чәчү кампаниясенә җаваплы һәм җитди әзерләнгән. Маяклылар техника паркын яңартуга ныклы игътибар бирә. Агымдагы елда заманча куәтле техникалар - “К-743” тракторы, әйләндермәле сабан, тырма басу эшләрендә сыналачак. Биредә техника ремонты тәмамланып, тагылма агрегат һәм инвентарьләр әзерлек сызыгына куелган. Атап әйткәндә, 12 трактор, 7 чәчкеч, 2 тырма, 2 кәтүк, бер ашлама чәчкеч мөһим кампаниядә катнашачак. Алар механизаторлар белән тулысынча комплектланган. Орлыклар җитәрлек күләмдә тупланып, кондициягә җиткерелгән. Ягулык материалларына, минераль ашлама өчен акча күчерелгән.
“Урал” җәмгыяте елның-елына авыл хуҗалыгының һәр кампаниясенә тулы әзерлек, оешканлык белән килә. Биредә төп игътибарны техниканың күплеге һәм шул ук вакытта чит илнеке булуы җәлеп итә. Аларның барысы да ГОСТ таләпләренә ярашлы ремонтланып, әзерлек сызыгына куелган. Ураллылар мул уңыш алу өчен җирнең уңдырышлылылыгын арттыру, технологик таләпләрне төгәл үтәү төп бурычларның берсе булуын аңлап эш итә. Чәчүлек орлыклар да көздән үк әзерләнеп куелган, минераль ашламалар да җитәрлек күләмдә кайтарылган.
М.Гәрәев ис. кооперативта техникалар бүгеннән басуга чыгарга әзер. Биредә чәчү кампаниясендә катнашачак һәр тагылма инвентарь агрегатлары көйләнеп, каралып куелган. Кадрлар белән проблема юк, һәр техника механизаторлар белән комплектланган. Шунысын билгеләргә кирәк: биредә һәр тракторчы үз эшенә җаваплы караганы күренеп тора – техникалары бүгеннән эшкә әзер. Орлыклар, ягулык-майлау материаллары җиткелекле күләмдә тупланган.
Р.Мусин ис. җәмгыятьтә тагылма авыл хуҗалыгы техникасы, тракторлар ремонты көздән башланган. Бүгенге көнгә тракторларын, чәчкеч, культивация агрегатларын көйләп, комплектлап куясы калган. Ягулык-майлау материаллары, минераль ашлама, орлыклар тупланган. Гомумән, әлеге зонада урнашкан хуҗалыкларның әзерлегенә уңай бәя бирелде, киңәш-тәкъдимнәр әйтелде, аларның мөһим кампаниягә җаваплы әзерлек белән килүе билгеләнде.
Рәмил МОСТАФИН, район авыл хуҗалыгы идарәсе инженеры.