

“Мир” җәмгыяте яңа уңышка нигез салуга җаваплылык белән караган. Хуҗалык Карабаш, Иштирәк, Яңа Күктау бригадаларын берләштереп, өчесендә дә тырмалар, кәтүкләр, культиваторлар ремонтланып, әзерлек сызыгына куелса, чәчкечләрне көйләп бетерәсе бар. Мөһим кампаниядә катнашучы тракторлар төзәтелеп, алгы сызыкка куелган. Ягулык майлау материаллары, минераль ашламалар кайтарыла башлаган.
М.Горький ис. кооперативта һәр ике бригаданың да (Сеңрән һәм Кадер) авыл хуҗалыгы машиналарының әзерлек торышы уңай бәһа алды. Алар үз көчләре белән ремонтны сыйфатлы башкарырга тырышкан. Шулай да бер “Т-150” тракторын төзәтеп бетерәсе бар. Чәчү орлыгы җитәрлек тупланган, ягулык – майлау материаллары, минераль ашламалар өчен акча күчерелгән, тиздән алар кайтарыла башлаячак.
«Илеш МТС» җәмгыяте елның-елында язгы кыр эш- ләренә әзерлек буенча алдынгылар рәтендә бара. Биредә авыл хуҗалыгы машиналары, тагылма инвентарьлар ремонты сыйфатлы башкарылган. Әйтергә кирәк, монда, нигездә, заманча һәм югары җитештерүчәнле техникалар били. Алар механизаторлар белән комплектланган. Язгы чәчүне уңышлы башкарып чыгу өчен минераль ашлама, шулай ук ягулык-майлау материаллары, орлык тупланган.
“Илеш” кооперативында кардан ачылган иркен яланга тезелгән техниканы күреп, механизаторларның мөһим кампаниягә җаваплы карап, чәчүне түземсезлек белән көткәннәренә инанасың. Әйе, ремонтчыларга сүз юк, тырышканнар, кәефләре күтәренке һәм киләчәк уңышка нигез салуны, елдагыча, үз вакытында төгәлләп чыгарга ниятлиләр. Тракторлар, культиваторлар, тырмалар, кәтүкләр язгы чәчүгә тулысынча әзер. Бүгенге көндә чәчкеч агрегатларын көйләү-майлау эшләре генә калган. Ягулык-майлау материаллары, минераль ашлама кайтарыла башлаган.
Г.Гайнетдинов крестьян-фермер хуҗалыгында авыл хуҗалыгы машиналары, тракторлар, культивация агрегатлары ремонтланып, әзерлек сызыгына куелган. Бары тик чәчү комплексларын көйләү, комплектлау эшләре генә калган. Ягулык-майлау, минераль ашламалар туплана башлаган. Техникалар механизаторлар белән комплектланган.
А.Ким крестьян-фермер хуҗалыгында уңышның, иң беренче чиратта, төзек техникага бәйле булуын яхшы аңлап эш итә биредә игенчеләр. Күбесе үзләре хезмәтләндергән техниканы сыйфатлы ремонтлау өчен зур тырышлык салган. Шулай да бер “К-700” тракторын төзәтеп бетерәсе бар иде. Шушы көннәрдә ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар кайтарыла башлаячак.
Илмир Ихсанов КФХсында 17 берәмлек тракторның 4се энергиягә бай “Версатайл – 23.75”, 5 “К-700А”, калганнары төрле маркадагы тракторлар чәчү сезонына әзер. Техника паркы заманча яңа техникалар белән яңартылган, элеккеләре исә ремонтланып, тәртипкә китерелгән. Чәчүдә 1 агрегат “СЗП3,6”, 3 агрегат “Омичка” чәчкечләре, 2 “Фиат” чәчү комплексы катнашачак. 5 агрегат культиватор, 4 киң колачлы тырма – әзер. 1 “СКП-2,1” агрегатын көйләү эшләре бара. Язгы кыр эшләрен нәтиҗәле үтәп чыгу өчен орлык, ягулыкмайлау материаллары, минераль ашлама җитәрлек күләмдә тупланган.
«Куйбышев» җәмгыяте язгы кыр эшләренә ныклы әзерлек белән килгән. Биредә авыл хуҗалыгы машиналары, тагылма инвентарьлар ремонты механизаторларның үз көчләре белән сыйфатлы башкарылган. Уңганнар үзе җыелмалы кәтүк эшләгән. Шуның белән җәмгыять кассасына гаять зур финанс экономия ясаган. Басуга 23, шул исәптән 6сы энергиягә бай трактор, 5 чәчү комплексы – 1 “Джон –Дир”, 1 “Күзбасс”, 2 “Хорш”, 1 “Агратор” чыгачак. Яңа техникалар да кайтарылган. Быел 3 яңа киң колачлы агрегат тырма, 3 агрегат культиватор сатып алганнар. Чәчү орлыклары да җиткелекле күләмдә тупланып, чистартылып куелган.
Дамир Хәсәнов крестьянфермер хуҗалыгында мөһим кампанияне үз көчләре белән башкару өчен җитәрлек техника тупланган энергиягә бай “К-701”, «МТЗ-12.21», 3 «МТЗ-82» тракторлары, чәчү, җир эшкәртү агрегатлары, 2 «ЗИЛ» автомашинасы бар. Алар бүгенге көндә каралып, әзерлек сызыгына куелган.
Альберт Рамазанов крестьян-фермер хуҗалыгында тракторлар һәм тагылма инвентарьлар каралып, сафка бастырылган. 1 «МТЗ-12.21», 2 «МТЗ-82», 2 энергиягә бай «К-701» тракторлары төзек хәлдә, тагылма инвентарьлар ремонтланып, каралып, яланга тезелеп куелган. 1 “К-700” тракторына капиталь ремонт эшләткәннәр. Аның двигателен, кабинасын алыштырганнар. Тиздән “Агратор” чәчү комплексы кайтачак. Яңа “Кама-18” киң алымлы тырма алганнар. Кукуруз мәйданын арттыру нияте белән 1 “УПС-8” сөрү чәчкече кайтарганнар. Җир куенына кертеләсе чәчү орлыклары кондициягә җиткерелеп, әзерләнгән.
Илшат Шәйхетдинов КФХсында техника – әзерлек сызыгында. 200 гектар мәйданы бар. Кыр эшләрендә 5 берәмлек техника, шул исәптән 2 «МТЗ82», “К-700”, «МТЗ12.21», «ДТ-75» тракторлары катнашачак.
XXII партсъезд ис. кооперативның өч бригадасында да (Базытамак, Чияле Әтәч, Ташкичү) ремонтны намуслы башкарып чыкканнар. Мөһим кампаниядә 15 берәмлек трактор, 8 берәмлек автомашина катнашачак. Барлык агрегатлар да каралып, тишенчә тәртипкә китерелгән. Орлыклар кондициягә җиткерелгән, минераль ашлама, ягулыкмайлау материаллары тупланган.
«Игенче» крестьян-фермер хуҗалыгында 11 берәмлек трактор һәм машина катнаша, алар тагылма инвентарьлар, механизаторлар белән комплектланып куелган. Кыр эшләре бер сменада башкарылачак. “Язның бер көне – елны туйдыра”, - ди халык мәкале. Шуңа күрә вакытны кулдан ычкындырмыйча, нәтиҗәле файдаланып, җитешсезлекләр ачыкланган хуҗалыкларда техника ремонтын кичекмәстән төгәлләргә кирәк. Шулай ук минераль ашламалар, ягулык-майлау материалларын туплауны тизләтергә, тракторларны механизаторлар белән тулысынча комплектлап, гомумән, язгы чәчүне оешкан төстә, сыйфатлы башкарып чыгу бурычы тора игенчеләр алдында.
Рәмил МОСТАФИН, район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры.