Маяк
+22 °С
Яңгыр
Авыл хуҗалыгы
17 апрель 2025, 09:40

Эшләр комплекслы бара

Яз – авыл хуҗалыгында иң мөһим һәм җаваплы чорларның берсе. Һәр эшне вакытында башкарсаң гына, мул уңышка өмет итәргә мөмкин. Чәчүгә төшкәнче һәр сәгате алтынга тиң булган вакытны югалтмас өчен “Агыйдел” җәмгыяте басуга чыкты һәм уҗым культураларын ашлауга, шулай ук күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм тукландыру, дым каплату эшләренә төште. Чәчү башланганчы боларның барысын да башкарып чыгарга кирәк.

Эшләр комплекслы бараЭшләр комплекслы бара
Эшләр комплекслы бара

Җәмгыятьтә узган елның көзендә уҗым культуралары 271 гектар мәйданда чәчелгән. Алар яхшы кышлаган. Быел сабан культураларын 4741 гектардан артык мәйданда чәчү планлаштырыла.

Агыйдельлеләр чәчүгә тулысынча әзер: орлык бар, минераль ашламалар - җитәрлек күләмдә. Язгы кыр эшләрен вакытында тәмамлау өчен, таләп ителсә, эшне ике сменада оештыру мөмкинлеге дә бар. Иң мөһиме – һава шартлары гына уңай булсын, ә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бу чорның нинди җаваплы булуын аңлап, зур тырышлык салачак.

Җәмгыятьтәге техника да яңа, заманча һәм куәтле. Күпьеллык үләннәрне тырмалауда һәм тукландыруда “МТЗ-82” тракторына “ЗАМ” агрегаты тагып Илмир Гаязов, “КамАЗ”да Радмир Фәрваҗев, төяүгечтә Әбүзәр Фәррәхов тырышлык салган. Уҗымнарны тәрбияләүдә механизатор Альберт Мостафин, шофер Дамир Шәяхмәтов, Әбүзәр Фәррәхов тырышлык күрсәткән.

Язгы басу эшләре туфракта мөмкин кадәр күбрәк дым саклауга юнәлтелгән. Басуларда дым кадерле икәнен яхшы аңлыйлар биредә. Җәмгыять уңганнары алдында 5472 гектар мәйданда бу чараны башкару тора. Техник культуралар мәйданын тигезләү максатында бу чара ике тапкыр үткәреләчәк. Бүгенге көндә авыл уңганнары Олег Иванов, Марсель Кадраев, Венер Дәүләтов, Фәнзил Камалов, Фәнил Гыйндуллин, Зөлкәфир Әхмәтгалиев, Ревиль Мөхәммәтов 200 га эш башкарган да.

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре алдында язгы кыр эшләрен кыска вакытта һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу бурычы тора. Хуҗалыкларның язгы чорга ныклы әзерлеге һәм хезмәткәрләренең эшкә җаваплы карашы моңа ирешергә ярдәм итәчәк, иң мөһиме – һава шартлары гына сынатмасын.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Эшләр комплекслы бара
Эшләр комплекслы бара
Эшләр комплекслы бара
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас