Маяк
+22 °С
Яңгыр
Авыл хуҗалыгы
14 Май 2025, 09:30

Киләчәк бүген хәл ителә

Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 14 майга планлаштырылган 59459 гектар мәйданның 39638 сында чәчү үткәрелгән. Бу - планга карата 67 проц. дигән сүз. Хуҗалыкларда бөртекле иртә культураларны чәчү, нигездә, төгәлләнү алдында. Сводкадан күренүенчә, “Урожай” токымчылык заводы, “Илеш МТС” җәмгыятьләрендә иртә культураларны чәчү эшләре төгәлләнде. “Илеш” кооперативы, “Урал” җәмгыяте, Г.Гайнетдинов КФХсы финиш сызыгына якынлаша.

Киләчәк бүген хәл ителәКиләчәк бүген хәл ителә
Киләчәк бүген хәл ителә

Майдагы яңгырлар чәчү эшләрен тоткарлады. Шулай да игенчеләр һава шартларына яраклашырга тырыша. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое исемен лаеклы йөртүче М.Гәрәев ис. кооперативында яңгырлар белән бәйле тәнәфесләр булып алса да, игенчеләр 2900 гектарда авыл хуҗалыгы культураларын чәчәргә өлгерде.

Кооперативның 5500 гектар мәйданда чәчү җире исәпләнә. Мал саны –1700 баш, шул исәптән700е – савым сыеры. Көненә 14,5 тонна сөт савыла.

Ягулык-майлау материаллары, ашламалар һәм сыйфатлы орлык җитәрлек күләмдә тупланган. Иң мөһиме, авыл хуҗалыгы предприятиесенең техникасы җитәрлек, заманча бишчәчү комплексы бар.

Кооператив уңганнары 260 гектарда – көнбагыш, 150 га борчак культураларын чәчкәннәр инде. Әлеге вакытта арпага, бодайга нигез салына, кукуруз, карабодайга җир әзерләнә. Арпаны 820 гектарда чәчү планлаштырылып, ул тәҗрибәле механизатор Илгиз Мирсаяповка (“К739” тракторына тагылган “Кузбасс-9,7” чәчү агрегаты) ышанып тапшырылган.

-М.Гәрәев ис. хуҗалыкта ике дистәгә якын эшлим, хезмәт шартлары яхшыбездә, уңганнарның кадерен беләләр. Һава шартлары ягыннан тоткарлык булмаганда сменага 60-70 гектарда чәчәм, – ди ул.

Бодай (2400 гектар) чәчүдә тырыш механизаторлар Ленир Гәрәев (“К739” тракторына тагылган“Кузбасс-9,7”) белән Ришат Гаянов (“RSM-2375”тракторына тагылган “Кузбасс-8.5”) өлгерлек күрсәтә. 

–Эшкә ныклы әзерлек белән килдек. Орлыкларыбыз югары репродукцияле. Һәр гектар җиргә йөз килограмм күләмендә катнаш минераль ашламалар кертәбез. Үсемлекләрне саклау чараларын да алдан хәстәрләп куйдык. Техника паркын яңартуга да ныклы игътибар бирәбез. Заманча техника тизрәк һәм нәтиҗәлерәк эшләргә мөмкинлек бирә, шул ук вакытта игенченең тырышлыгыннан, тәҗрибәсеннән һәм үҗәтлегеннән башка булмый, – ди Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Салават Юлаев ордены кавалеры Илгизәр Хәмидуллин.

Хуҗалык җитәкчесе белдерүенчә, 200 гектарда көздән чәчелгән уҗым культуралары да яхшы кышлаган һәм мул уңыш вәгъдә итә. Шул рәвешле, бу көннәрдә иртә культуралар чәчүне тәмамлаучы кооператив уңганнарына 480 гектарда кукуруз һәм 100 га карабодай чәчәсе генә кала. Биредә булган куәтле тракторлар бу эшнедә бик кыска агротехник срокларда башкарып чыгу мөмкинлеге бирә.

Менә шулай тырыш һәм фидакарь хезмәт белән М.Гәрәев ис. кооператив уңганнары яңа уңышларга, яңа казанышларга юл яра. Көзен, салган хезмәтләренең югары нәтиҗәсен күреп, сөенергә язсын аларга.

Лира КӘБИРОВА.

Киләчәк бүген хәл ителә
Киләчәк бүген хәл ителә
Киләчәк бүген хәл ителә
Киләчәк бүген хәл ителә
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас