Маяк
+22 °С
Яңгыр
Авыл хуҗалыгы
21 Май 2025, 10:30

Тырышлык аша уңышларга

“Мир” җәмгыятендә агротехник чараларны вакытында һәм сыйфатлы итеп башкару, прогрессив алымнарны куллану максат итеп куела. Иң мөһиме, белгечләрнең һәм механизаторларның тырыш хезмәте, техниканың көйле эшләве нәтиҗәсендә билгеләнгән бурычлар уңышлы гамәлгә ашырыла.

Тырышлык аша уңышларгаТырышлык аша уңышларга
Тырышлык аша уңышларга

Мирлылар быелгы чәчүне дә зур әзерлек һәм тырышлык белән башлап җибәрде. Көйле техника, җитәрлек ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар, орлык, иң мөһиме, тәҗрибәле механизаторлар – болар барысы да 6000 гектардан артык мәйданда эш башкарырга мөмкинлек бирә.

Биредә чәчү орлыклары тиешле кондициягә җиткерелеп, басуга чыгар алдыннан агуланган. Быел исә 2000 га бодай, 1000 га арпа, 236 га борчак чәчү планлаштырылган. Шулай ук 500 гектарда берьеллык үлән чәчелгән. Мөһим кампаниядә җәмгыять эшчәннәре Азамат Вәлиуллин, Рөстәм Шәрәфуллин, Фикус Заһиров, Илгизәр Сәфиуллин, Салават Габдрахманов, Нияз Фәттахов, техник культураларны чәчүчеләр Илфак Калкаманов, Ринат Имамов, культивацияләүдә Данил Вәлитов, Таһир Сәфиуллин, Вәсил Сәфиуллин, кәтүкләүдә Әлфәрит Тимершәехов, Илсур Шәемов, водительләр Илгиз Галиуллин, Илшат Газетдинов, Ирек Ямалов, Әлфит Нәсруллин, Фаил Мәгъданов, Динар Рамазанов һ.б. намуслы хезмәт сала.

Әйткәндәй, биредә югары уңыш бирүче элиталы сортлар игелә. Басуларның уңдырышлыгын күтәрүгә дә ныклы игътибар бирелә. Әлеге максатта агымдагы елда һәр гектарга бер центнер матдә исәбеннән (физик авырлыкта) минераль ашлама кертелгән.

Шушы көннәрдә бөртеклеләр чәчү тәмамланып, һава торышы мөмкинчелек бирсә, техник культуралар нибары 3-4 көндә башкарылачак. Шулай, 880 га көнбагыш, 400 гектар мәйданда кукуруз җир куенына кертеләчәк.

Химик утауга, сенаж салуга, мал азыгы хәзерләүгә техника әзерлек сызыгына куелган.

Эшчеләр көнгә өч тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә. Аларга поварлар Ләлә Гәрәева һәм Гүзәл Гаянова тәмле ризыклар әзерли.

Кыскасы, уңышка ышанычлы нигез салып, көзне бура тулы ашлык, мул мал азыгы запасы белән, барыннан элек, игенче намусына тугры булып каршылау максаты белән эшли, яши мирлылар.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Тырышлык аша уңышларга
Тырышлык аша уңышларга
Тырышлык аша уңышларга
Тырышлык аша уңышларга
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас