

- Ел саен машина-техника паркын яңартырга тырышабыз. Агымдагы елда лизингка ике “МТЗ-82.1” тракторы алдык. Узган елда соя белән көнбагыштан мул гына уңыш алдык, шул рәвешле әлеге культураларның мәйданнарын арттырдык. Кооперативта иртәннән караңгыга кадәр, эсседә, тузанда хезмәт салучы һәрбер эшчегә рәхмәт сүзләремне җиткерәм, - ди кооператив рәисе Неля Әхмәтова.
Хуҗалыкта бары тик җир кадерен, хезмәт тәмен белгән игенчеләр эшли. 40 елга якын басу кырларны иңләгән Наил Габдуллин үз һөнәренең остасы. Елның нинди генә мизгелендә барма, ул һәрвакыт эштә. Язгы чәчүдә, җир сөрүдә, печән чабуда, сенаж салуда хуҗалыкның алдынгы механизаторларының берсе ул. Агымдагы басу эшләрендә дә өлгерлек күрәтеп, 168 гектар мәйданны биләгән бодай басуында куәтле, заманча “К-739” тракторына “Фиат” чәчү комплексын тагып алтын бөртеклеләрне җир куенына салган. Билгеләргә кирәк, авыл уңганы республикада тырыш хезмәте өчен “Җир сөрүдә иң яхшы механизатор” номинациясендә җиңеп, автомобиль белән бүләкләнгән иде.
Туган жиренең тугры егете Евгений Андрьянов мактаулылар рәтендә. Без килгәндә, ул үзе хезмәтләндергән “Т-150” тракторына тагылган “СЗП 3,6” чәчү агрегатында Мари Мәнәвез авылы янындагы басуда соңгы бодай бөртекләренә нигез сала иде. Әйткәндәй, ул районның чираттагы биш көнлек эш нәтиҗәләре буенча, кыр батырлары арасында алдынгылар сафына чыгып, муниципаль район хакимиятенең күчмә вымпелына, Почет грамотасына һәм хуҗалык идарәсенең акчалата премиясенә лаек булды.
Бар гомерен механизатор һөнәренә багышлаган Фәнүр Хәмзин агымдагы елда алынган “МТЗ-82.1” тагылган чәчү агрегаты белән 654 гектарда көнбагыш культурасына нигез салган. Арытаба 150 гектарда кукуруз басуына күчеп, биредә дә сынатмый. Аның артыннан “МТЗ-12.21” тракторын хезмәтләндерүче тырыш механизатор Юрий Зубцов кәтүкләп, эшне төгәлләп бара. Шулай ук әлеге басуда алдынгы механизатор Марсель Сәлимов намуслы хезмәт салган.
Хуҗалыкта 30 елдан артык тир түгүче водитель Илгиз Баязитов “КамАЗ” автомашинасында орлыкны ташый, өзеклекләргә юл куймый. Шулай ук ул ел дәвамында силос, сенаж, ашлык ташуда өлгерлек күрсәтә.
Эшләр бер сменада бара. Басу уңганнары өч тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә. Поварлар Эльвира Сәгабиева һәм Гөлназ Солтанова әзерләгән тәмле ризыкларны бригадирлар Илнур Хәмидуллин белән Рәмзил Галләмов басуга алып килә.
Күренүенчә, кооперативта һәр эш оешканлык белән бара. Кыр батырларының һәрберсе көндәлек нормаларын арттырып үти. Башкарган эшләрегез уң булсын, һава шартлары уңай килеп, басулардан мул уңыш жыеп алырга язсын сезгә XXII партсъезд ис.кооператив уңганнары.
Лира ГӘРӘЕВА.