

Бу җәһәттән, “Урал” җәмгыяте дә сынатмый, бар тырышлыкларын мал азыгы хәзерләүгә юнәлткән. Безнең эшче төркем хуҗалыкның Рсай авылы басуында булып, мал азыгы хәзерләү кампаниясе барышы белән якыннан танышып кайтты.
“Урал” җәмгыятендә бер генә сөтчелек фермасы булса да, мөмкин кадәр күбрәк азык запасы булдыру мәсьәләсе игътибар үзәгенә куелган. Шуңа да механизаторлар эшкә актив тотынган – сусыл азыклар хәзерләү яхшы гына темпта алып барыла. Биредә эшләгән кадрлар тәҗрибәле, аларга эшне өйрәтеп торасы юк, басуларда иртә таңнан кичкә кадәр техника тавышы тынмый.
Без килеп җиткәндә Рсай авылының күпьеллык үлән басуында эшнең кызган мәле иде. Тәжрибәле механизатор Азамат Камалов “КС-100” үзйөрешле чапкыч белән үләннәрне тезмәләргә сала. Марс Муллагалиев (“Палессе“КВК-800) белән Эдуард Фәррахов (“ФС1300”) кебек комбайнчылар массаны ваклап, машиналарга төяүне тәэмин итә. Эшнең бөтен җаваплылыгын тоеп башкарган бу уңган хезмәт кешеләре вакыт белән исәпләшми, югары җитештерүчәнлеккә ирешә. Массаны ташуга 4 “КамАЗ” автомашинасы һәм бер «МТЗ-12.21» тракторы җәлеп ителгән. Водительләр Тимерсалих Кәримов, Илгиз Гыйльфанов, Венир Баһманов, Рәмил Әхмәдишин, Мәүлитҗан Рәхимҗанов үзләренең бурычларын намус белән үти. Траншеядагы массаны уңган механизаторлар Әнфәл Ахунов белән Рөстәм Габдуллин “К-700” тракторында туктаусыз таптатып тора. Сенаж салу учетын Илүсә Галимәрданова төгәл алып бара.
-Эш иртәннән кичкә кадәр, ягъни көнозынына дәвам итә. Шулай булырга тиеш тә, эш күләме шактый, печәнендә, сенажын да сыйфатлы итеп хәзерләп өлгерергә кирәк. Егетләр барысы да вакытның кадерен белеп эшли, бер генә минутларын да бушка уздырмыйлар, - дип мактау сүзләре белән генә телгә ала хуҗалык җитәкчесе Елена Ибраһимова басу уңганнарын.
Басуда эшләүчеләргә ике тапкыр гомум туклану оештырылган, премия, дәртләндерү чаралары кулланыла. Нәтиҗәдә эш тә ырамлы бара, водительләр 12 шәр рейс ясап, көндәлек 500 тонна масса салына.
Җәмгыять уңганнары кышлатуны уңышлы үткәреп чыгу өчен бүгеннән күп көч сала һәм аларның хезмәте үз-үзен аклар, дигән теләктә каласы килә.
Лира КӘБИРОВА.