

Печән әзерләүдә Куйбышев ис., “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятьләре, “Маяк”, М.Гәрәев ис. кооперативлар эшчәнлеге мактауга лаек. Сенаж салу “Урожай” токымчылык заводы, “Урал”, “Маяк” хуҗалыкларында ырамлы бара.
“Илеш МТС” җәмгыяте уңганнары да хезмәтне үз югарылыгында оештырып, бар көчне мал азыгы хәзерләүгә юнәлткән. Рационнарда сенаж төп урынны биләп тора һәм аны туплауга зур таләпләр куела. Басудан чабылган яшел массаны кайтарып яхшы итеп тыгызлау һәм базларны ике-өч көн эчендә ябып кую - иң мөһим таләпләр булып тора. Шуны да билгеләргә кирәк, бүген мал азыгы хәзерләү кампаниясенең уңышы аграрийларның техник җиһазланышына нык бәйле. Агымдагы сезонда бу аеруча сизелә башлады, яңгырлар туктап торган кыска вакыт эчендә эшләргә туры килә. Азык хәзерләү техникасының яхшы паркы булганнарга җиңелрәк туры килә.
- Һава торышының тотрыксыз булуы “яшел урак”ны үз югарылыгында алып барырга комачаулык тудыра. Елдагыча мал азыгын күбрәк әзерләргә тырышабыз. Азыгы мулның кышы кыска була, диләр.Без дә үз эшебезне әнә шул халык мәкален истә тотып алып барабыз. Хуҗалык уңганнары кояшлы көннәрнең һәр минутының кадерен белеп эшләргә тырыша. Уртача алганда, һәр көнне 200 тонна сенаж салына, — ди хуҗалык җитәкчесе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Салават Юлаев ордены кавалеры Рәвис Зарипов.
Сенаж салуны хуҗалыкның иң тырыш һәм уңган хезмәтчәннәре башкара. Рәзил Мәхмүтов “МакДон” чапкычы белән үләннәрне чабып, Ривинер Фәзуллин исә “ДОН - 680” комбайнында шуларны ваклап-төяп җибәреп тора. Сенаж ташуга ике берәмлек техника җәлеп ителгән.“ГАЗон Next” автомашинасында Рүзил Шафыйков, Фәнүр Хәертдинов “яшел масса”ны Теләкәй фермасы янындагы сенаж чокырларына ташый, ә Фларис Шәйбәков “К- 700” тракторында тыгызлау-өю эшен башкара. Учетны төгәл итеп Алмаз Гасыймов алып бара.
Мал азыгы хәзерләүчеләр ике тапкыр тәмле ашлар, камыр ризыклары белән сыйлана. Менюда һәрвакыт кайнар аш, гуляш, макарон изделиеләреннән,төрле ярмалардан блюдолар әзерләнә. Шуңа күрә механизаторлар, водительләр арасында бер төрле дә ризасызлык белдерүче юк.
Шулай ук җәмгыятьтә ферма ремонтыда башланып, агарту-буяу эшләре башкарыла. Сыер, бозау торакларына дезинфекция үткәрелә, тирес түгү, су эчерү механизмнары ремонтлана, утарлар тиресләрдән тазартыла.
Күренүенчә, биредә малларны уңышлы кышлату өчен барлык мөмкинлекләр кулланыла, хезмәтчәннәрнең һәммәсе үзенә йөкләтелгән бурычны намус белән башкара, югары хезмәт нәтиҗәлелегенә ирешергә тырыша. Бу аңлашыла да, чөнки “Илеш МТС” җәмгыятендә хезмәт кешесенең тырышлыгын күрә һәм лаеклы бәяли беләләр. Биредә эшләүче һәркем вакытында хезмәт хакы ала, башка дәртләндерү чаралары да бар.
Киләчәктә дә “Илеш МТС” җәмгыятендә эшләр ырамлы барсын, барлык хуҗалыкларда да хезмәт кешесенә карата шундый игътибар һәм ихтирам булсын иде.
Лира ШАМИЛЕВА.