+22 °С
Яңгыр


Мал азыгы туплау кампаниясендә иң яхшы нәтиҗәләргә “Урожай” токымчылык заводында, “Маяк”, «Урал», М.Гәрәев ис. һәм Куйбышев ис. хуҗалыкларда ирешәләр.
XXII партсъезд исемендәге кооператив эшчәннәре мал азыгы хәзерләүдә уңай вакытны кулдан ычкындырмаска тырыша. Биредә “Яшел урак”ның кызган мәле. Тәҗрибәле һәм уңган механизаторлар өзлеклекләргә юл куймыйча, кояшлы көннең һәр сәгатен, һәр минутын нәтиҗәле файдалана.