+22 °С
Яңгыр


Ул тәҗрибәле комбайнчы Булат Миңнуллинга ышанып тапшырылган. Әлегә тырыш механизатор 137 гектар мәйданда үстерелгән кышкы бодай (Московская – 39 сорты) басыунда иртәдән кичкә кадәр намуслы хезмәт сала.
Җәмгыятьнең агрономы Ринат Зыязетдинов әйтүенә караганда, уракка игенчеләр яхшы кәеф белән тотынды. Техника төзек, ягулык - майлау материаллары җитәрлек күләмдә тупланган.
Игенчеләргә җаваплы һәм тынгысыз чорда уңышлар, ачы тир түгеп чәчелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алуларын телибез.
Лира ГӘРӘЕВА.