

Сенаж салу районда иң тотрыклы эшләүчеләрдән саналучы Куйбышев ис. җәмгыятьтә оешкан төстә бара.
Куйбышев ис. җәмгыять терлекчелек тармагында алдынгы позицияләрне били. Билгеле, монда мал азыгы базасының мул булуы төп рольләрнең берсен уйный. Хуҗалык агымдагы елда да мал азыгы хәзерләү кебек мөһим кампаниягә җидти әзерләнеп, берничә көн дәвамында Югары Череккүл фермасы янындагы базга сенаж салына. Әле биредә кызу эш кайный. Аңа еллар дәвамында сыналган, тәҗрибәле механизаторлар җәлеп ителгән. Алар бар тырышлыкларын җитештерүчәнле хезмәткә юнәлткән.
Лира ГӘРӘЕВА.