

Куйбышев ис. җәмгыять терлекчелек тармагында алдынгы позицияләрне били. Билгеле, монда мал азыгы базасының мул булуы төп рольләрнең берсен уйный. Хуҗалык агымдагы елда да мал азыгы хәзерләү кебек мөһим кампаниягә җидти әзерләнеп, берничә көн дәвамында Югары Череккүл фермасы янындагы базга сенаж салына. Әле биредә кызу эш кайный. Аңа еллар дәвамында сыналган, тәҗрибәле механизаторлар җәлеп ителгән. Алар бар тырышлыкларын җитештерүчәнле хезмәткә юнәлткән.
Әйтик, 650 гектар биләгән берьеллык үлән басуында тезмәләрне тиешенчә туратып, машиналарга төятүче, «Палессе FS80 КВК-800» ком- байнын хезмәтләндерүче тәҗрибәле механизатор Марсель Гаянов утыз елдан артык стажга ия. Җир кадерен, икмәк тәмен белеп, гомер буе биредә тир түгә ул.
Авыл уңганы намуслы тырыш хезмәте өчен авыл Сабантуенда җәмгыятьнең Почет грамотасы белән бүләкләнгән. Шулай ук тырыш механизатор Данис Әзеһәмов “JAGUAR” мал азыгы уру комбайнында яшел массаны туратып, төяп җибәрә.
Яшел массаны ташуга алты берәмлек техника җәлеп ителеп, «КамАз» машиналарында һәм тракторда өлгер водительләр Мәгърүф Фәррахов, Халит Рахманов, Вәдит Нигъмә тов, Ришат Рамазанов, Альберт Камалов, Рәсил Камалов ташый. Яшел массаны бушатуда аларга Рәмил Заһитов белән Илфат Нуртдинов ярдәмләшә. Базда «К-700» тракторларында Имамов Айнур, Илнур Кәримов, Динар Хафизов (“Джон-Дир”) тыгызлау, тапату эшен башкара.
«Һәркем кояшлы көннәрнең һәр минутының кадерен белеп эшли, үзенә йөкләтелгәнне төгәл башкара, югары хезмәт нәтиҗәлелегенә ирешергә тырыша. Сенаж салганда азык сыйфатын югалтмасын өчен бар таләпләрне төгәл үтибез , - ди учетны алып баручы Фирдәвис Гыймазетдинов. Дүрт дистә елдан артык биредә баш зоотехник вазыйфасын башкарып, лаеклы ялга чыгуына карамастан, сенаж салуны контрольгә алу, тәҗрибәле белгеч буларак, һәр елда аңа йөкләтелә. Хуҗалыкта басу эшләрен тоткарлыксыз алып бару максатында механизаторларны көненә ике тапкыр ашату каралган. Бу җәһәттән повар Эльмира һәм аның ярдәмчесе , сеңлесе Рәзилә Даутовалар кыр батырларын тәмле ризык белән сыйлауга бар тырышлыгын сала. Хуҗалыкның игенчеләре алар әзерләгән аш-суны яратып ашый. Эльмира Рәфил кызы дистә елга якын басу уңганнарын тәмле ризыклар белән сыйлый. Иң киеренке вакыт - чәчү һәм урак өсте. Аңа көненә ике, кайвакытта өч тапкыр кыр батырларына ашарга әзерләргә туры килә.
«Эльмира Даутова үз эшен җаваплы һәм намуслы башкара. Тәҗрибәле повар буларак, ул бар нәрсәне яхшы белә, ризыкны төрләндерү өстендә эшли. Аның хәтта гадәти генә ашамлыклары да башкача, тәмле килеп чыга һәм «телеңне йотарлык». Ашханәдә һәрвакыт тәртип, чисталык хөкем сөрә. Без аның хезмәтеннән канәгатьбез», - ди хуҗалык җитәкчесе Вадим Авзалов.
Күренеп тора, һәр җирдә тәртип, һәркем үз эшен белеп, намуслы башкара. Терлекчелекнең киләчәген хәстәрли җәмгыять уңганнары. Арытаба да шулай барса, яхшы нәтиҗәләргә ирешү гә өмет зур.
Лира ШАМИЛЕВА.