

Явымсыз көннең һәр минуты кадерле. Аяз көннең һәр сәгатен, һәр минутын файдаланып калырга тырыша бүген механизаторлар. 13 августка район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 12376 гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар урып-суктырылган. Уңыш та шатландыра – һәр гектардан уртача 32,2 центнер.
Иң зур уңышны быел да уҗым бодае биргән: ул 3189 гектардан 13527 тонна җыеп алынган. Уртача уңыш – 42 центнер. Арпа да сынатмый – гектарыннан 31
центнер. Уҗым арышы быел гектарыннан 24,9 центнер уңыш белән сөендерде. Борчак уңышы – һәр гектардан 25,9 центнер.
Бу саннар — игенчеләрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Хуҗалыкларда эшне дөрес планлаштыру, яңа технологияләр куллану, туфракка сыйфатлы орлык һәм
ашлама кертү үз нәтиҗәсен бирмичә калмый.
Урып-җыю белән беррәттән, районда терлек азыгы хәзерләү дә тулы куәтенә бара. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар печән, сенаж хәстәрләүне күптән башлаган иде инде. Печәнне 6664 тонна хәзерләп өлгергәннәр. Бу — планның 46 проценты. Сенаж планы исә арттырып үтәлгән – 87275 тонна.
Г.Гайнетдинов крестьян-фермер хуҗалыгы уңганнары да төп көчне игеннәрне югалтуларсыз җыеп алуга юнәлткән. Үз фермер хуҗалыгын Гыйлемҗан Тимерҗан
улы 2007 елда 210 гектарда иген игүдән башлап җибәрә. Еллар үткән саен биләмәләрен киңәйтә барып, иске техникасын яңартып, хәзер инде ул 8700 гектарда
эшли. Шул мәйданнарның 6500 гектары – сөренте җирләр, аларда ул бодай, борчак, арпа, карабодай, рапс, горчица үстерә.
Хуҗалык буенча 1250 гектар мәйданда бөртеклеләр уңышы суктырылып алынган да инде.Тулай җыем әлегә 4310 тонна тәшкил итә. Иң сөенечлесе, кадерләп
үстергән иген башаклары быел аеруча мул уңыш белән куандыра.
- Безнең крестьян-фермер хуҗалык - республикада төрдәшләре арасында иң зурларның берсе булып тора. 2011 елдан “орлыкчылык хуҗалыгы” статусын
алдык һәм шушы юнәлештә махсуслашып, ел саен орлыкларны алыштырабыз. Агымдагы елда утыртылган бодайның Клавдия һәм Аленушка сортларының
уртача гектар куәте -62 һәм 59 центнер белән сөендерде. Бу инде тезмәләрнең калынлыгыннан ук күренеп тора. Шулай ук быел гына 400 гектарда кышкы рапс игелде. Тулай җыемы – 1000 тонна, гектар куәте 32 центнер тәшкил итте. Арпа да мул гына уңыш белән куандыра. Җирләрне комбайннар артыннан ук
эшкәртеп барабыз, - ди Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Гыйлемҗан Гайнетдинов.
Мөһим кампанияга 8 комбайн һәм 6 “КамАЗ” автомашинасы җәлеп ителгән. Комбайнчылар Кирилл Сәйфуллин, Александр Аплатонов, Баходир Җәлилов,
Григорий Шәймарданов, Динис Андрьянов, Абдукәрим Җәлилов, водительләр Дамир Вахитов, Линар Ханнанов, Нәҗметдин Бобоев, Бикзот Мирзоев, Сергей
Гаврилов зур тырышлык сала. - Безнең төп бурыч - игеннәрне вакытында, югалтуларсыз җыеп алу. Моның өчен барлык шартлар да бар, иң мөһиме - кәефләр яхшы, өметләр якты, - ди көнне төнгә ялгап эшләүче кыр батырлары.
Үз эшенең остасы. Рүзил Шакиров - алдынгы механизаторларның берсе. Кыр батыры әтисе юлын дәвам итеп, Г.Гайнетдинов крестьян-фермер хужалыгында
2016 елдан бирле эшли. Ул елның һәр фасылында - язгы чәчүме, урып жыюмы, жир сөрүме, һәрвакыт эштә, үз хезмәтен жиренә житкереп, намус белән башкара. Бүгенге көндә тәжрибәле игенче урып жыю кампаниясендә актив катнаша, үзе хезмәтләндергән “Полесье” комбайны белән тир түгеп үстергән игеннәрне суктыруга бар көчен сала.
-Мине әтием 1 сыйныфта укыганда ук һәрвакыт үзе белән йөртте. Ул төрле техниканы бик яхшы белде, мине дә аларның
серләренә төшендерде. Моның өчен әтиемә бик тә рәхмәтлемен. Дәртләнеп эшлим, әлегә барысы да бик яхшы бара, алга таба күренер - урып-җыясы күп әле, - диде механизатор һәм штурвал артына ашыкты - урак вакытында һәр минут кадерле.
Рүзил урып-җыюда үзенең комбайнында инде унынчы сезон эшли. Техника аның өчен чын дустына әверелгән, һәм ул аны уракка кышын җентекләп әзерли, шуңа күрә кырда ватылулар сирәк була, ә комбайн үз алдына куелган бурычларны бик яхшы башкара.
Алда да шулай дәвам итсен, урак тиешле вакытында яхшы күрсәткечләр белән генә тәмамлансын, дип телибез.
Автор: Лира Шамилева.