Маяк
+22 °С
Яңгыр
Авыл хуҗалыгы
20 август 2025, 10:05

Максатлары - күп продукция җитештерү

«Агыйдел» җәмгыяте терлекчеләре малчылык продукциясе җитештерүдә, малларның баш санын арттыруда уңышлы эшли. Хуҗалыкта 1850 баш мөгезле эре терлек исәпләнеп, җиде айлык эш йомгаклары буенча биредә 17408 ц сөт һәм 221ц ит җитештерелгән. Аеруча бу юнәлештә кара-чуар токымлы нәсел маллары асралучы Сүлте товарлыклы-сөтчелек фермасы җитештерүчәнле эшли.

Максатлары - күп продукция җитештерүМаксатлары - күп продукция җитештерү
Максатлары - күп продукция җитештерү

Бүгенге көндә ферма мөдире Ләйсән Фазлетдинова җитәкләгән Сүлте фермасында 857 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 370 баш савым сыеры асрала.
Көндәлек 32 ц сөт җитештерелеп, аның сыйфаты - югары. Монда, әлбәттә, савучыларның үз бурычларына намус белән караулары, саву аппаратларын тиешенчә юулары мөһим роль уйный. Аларның уңганлыгы аркасында хезмәт күрсәткечләре көннән-көн яхшыра бара. Ферманың тәҗрибәле сыер савучылары Минзилә Миңнуллина, Гөлфинә Габдракыйпова, Ирина Баязитова, Таһир Галимов үзара ярышып эшли. Алар өчен җәйләүдә, нигездә, бар шартлар да булдырылган. Эшкә автобус белән йөриләр. Иң мөһиме, үз хезмәтләре нечкәлекләрен беләләр. Зур тырышлык салып табылган сөтнең сыйфатын да югалтмаска тырышалар. Шул рәвешле, савучыларга кирәк-яракларын юарга су бар. Сөтне суыту өчен махсус суыткыч куелган.

Продукциянең майлылыгы уртача 4,1 проц. тәшкил итә. Сөтнең исәбен учетчы Алсу Миңнуллина төгәл итеп алып бара. Савым сыерлары табигый көтүлектә көтелә. Иртәле-кичле утарга саварга кайтаргач, алларыннан микроэлементлар өзелми. Ферма җитәкчелеге дә, савучылар да көтүчеләрнең – Марат Усманов белән Рәмил Габдракыйповның хезмәтеннән канәгать.

Бозаулар да җәйге шартларда асрауга күчерелеп, фермадагы тораклардан чыгарылган. Яшь үрчемне тәрбияләүдә күп еллар Айсылу Ситдыйкова, Олег Кусимов, Хәлим Усманов намуслы хезмәт сала.

- Продукцияне арттыру максатында һәр баш сыерга көн саен 4,5 кг исәбеннән фураж оны бирелә, күпьеллык үләннәрдән яшел масса салынып, маллар өстәмә тукландырыла. Савучылар, терлекчеләр чәмләнеп, үзара ярышып эшлиләр, - ди җәмгыятьнең зоотехнигы Рөстәм
Акмалов.

Малларны ясалма орлыкландыру да үз югарылыгында оештырылган. Бу җәһәттән малларны ясалма орлыкландыру технигы Рәмзил Хәбиров хезмәте белән үрнәкле. Ул учет эшен алып баруда «Селекс» программасын куллана.

Малларны кышлатуга бүгенгә 300 тонна печән хәзерләнгән, 2000 тонна сенаж салынган. Һәр шартлы баш малга 35-40 ц азык берәмлеге туры килә. Бер үк вакытта фермалар ремонты да читтә калмый.  

Йонны, Сүлте фермаларында ремонт эшләре киң җәелдерелгән.

Гомумән, җәмгыятьтә терлекчелек тармагын үстерүгә ныклы игътибар бирелә. Алдагы көннәрдә дә агыйделлеләр югары продукция җитештерүгә бар тырышлыгын, көчен салыр, дигән ышаныч зур.

Автор: Лира Кәбирова.

Максатлары - күп продукция җитештерү
Максатлары - күп продукция җитештерү
Максатлары - күп продукция җитештерү
Максатлары - күп продукция җитештерү
Максатлары - күп продукция җитештерү
Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас