Маяк
+21 °С
Болытлы
Авыл хуҗалыгы
27 август 2025, 04:41

Русиядә беренче проект сафка басты - роботлар сыер сава

«Урожай» токымчылык заводы җәмгыятендә роботлаштырылган ферма эшли башлады, анда барлык процессларны автоматика контрольдә тота. Җәмгыятьнең генеральный директоры Айдар Мөхәрләмов - тынгысыз җитәкче, гел эзләнүдә, заманча яңалыклардан һич тә калышмый, үз хуҗалыгында кулланып карый. Тик тору - вакытны бушка уздыру, дип саный ул.

Русиядә беренче проект сафка  басты  - роботлар сыер саваРусиядә беренче проект сафка  басты  - роботлар сыер сава
Русиядә беренче проект сафка басты - роботлар сыер сава

Җәмгыять 1800 сыерга исәпләнгән роботлаштырылган терлекчелек комплексы төзү проекты белән узган елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка
чираттагы “Инвестсәгать”тә тәкъдим итте һәм хуплау алды. “1,4 миллиард сумлык әлеге проект сөт җитештерү күләмен тәүлегенә 35 тоннага кадәр арттырырга
мөмкинлек бирә. Һәм, әлбәттә, өстәмә эш урыннары булдырылачак”, – дип билгеләде муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин проектны тәкъдим иткәндә. Ниһаять, ферма бер ел эчендә сафка бастырылды һәм шушы көннәрдә куллануга тапшырылды.

Автор: Гүзәл Фәтхуллина.

Русиядә беренче проект сафка  басты  - роботлар сыер сава
Русиядә беренче проект сафка  басты  - роботлар сыер сава
Русиядә беренче проект сафка  басты  - роботлар сыер сава
Русиядә беренче проект сафка  басты  - роботлар сыер сава
Русиядә беренче проект сафка  басты  - роботлар сыер сава
Русиядә беренче проект сафка  басты  - роботлар сыер сава
Русиядә беренче проект сафка басты - роботлар сыер сава
Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас