

Ишкар авылындагы товарлыклы-сөтчелек ферма уңганнары торакларны кышкы шартларга әзерләп, продукцияне мул җитештерү, яшь үрчемнең сакланышын тәэмин итү, баланслап ашату өчен бар көчләрен, тәҗрибә-белемнәрен салып эшли.
Ферма буенча бүгенге көндә 780 баш кара-чуар токымлы маллар асрала, аның 302се - савым сыеры. 9 айда барлыгы 450 тоннадан артык тулай сөт җитештерелеп, һәр сыердан 25-30 кг тәшкил итә. Фермада урнаштырылган сөт суыткычы продукцияне сыйфатлы итеп тапшырырга мөмкинлек бирә. Ферма мөдире Илгиз Исламов ашату һәм саву технологлияләрен үтәүне ныклы контрольдә тотуга зур игътибар бирә.
Һәр эшне зур җаваплылык белән сыйфатлы итеп башкарсаң гына яхшы нәтиҗәләргә ирешәсең. Маллар караулы булганда гына үрчем, дәвамлы нәсел һәм күп сөт савып алып була. Тәҗрибәле савучылар Зәния Әбдракимова, Наташа Әмануллина, Зәлфирә Әхмәтдинова, Эльвира Мөҗипова, Рәфинә Сәетгәрәева, Гүзәл Юнысова үзара ярышып эшли. Аларның һәркайсысы сыйфатлы сөт савып ала, майлылык 3,7 процент тәшкил итә. Терлекчеләр Радик Габдуллин белән Илмир Солтановның хезмәте мактауга лаек.
Яңа туган бозауларны 3 айга кадәр караучылар Илфак Ганиев белән Максим Дюнюшкин, аннан зурракларны Ришат Хәмзин тәрбияләп, алар зооветеринария таләпләрен төгәл үтәргә тырыша, үз бурычларын җаваплы башкара.
Малларга мул азык запасы булдырылып, җитәрлек күләмдә салам, печән, сенаж, силос тупланган. Һәр шартлы баш малга 35-40 центнер азык берәмлеге туры килә.
-Рацион моноазык рәвешендә салына. Анда карнаж, (вакланган кукуруз), силос, берьеллык һәм күпьеллык үләннәрдән сенаж “Хозяин” агрегаты белән таратыла. Моноазык көндәлек һәр сыер башына продуктивлыкка карап бирелә, - дип аңлата терлекләр азыгы хакында ферма мөдире Илгиз Исламов.
Коллективның уңган, тырыш булуы да сөендерә. Биредә эшләүчеләр алар барлык башлангычларда да хуҗалык директорының ярдәмен тоялар, үзләренә йөкләнгән бурычларны кызыксынып һәм җиренә җиткереп башкарырга омтылалар. Бүген хуҗалыкта кем белән генә сөйләшеп китмә – әлеге уңышларның башында җәмгыять директоры Рим Шәмсетдиновның таләпчәнлеге, тынгысызлыгы торуын билгелиләр.
Кышлату чоры җаваплы hәм мәшәкатьле вакыт. Терлекчеләргә уӊышлы хезмәт, югары продукция алуларын телибез.
Лира КӘБИРОВА.