Маяк
+21 °С
Болытлы
Авыл хуҗалыгы
10 сентябрь 2025, 11:50

Соңгы гектарлар суктырыла

Быелгы озакка сузылган яңгырлар урып-җыю эшләрен шактый тоткарлый, ә игенче өчен һәр сәгать алтынга тиң. Игеннәрне суктыру темплары үткән елгыдан калыша. Комбайнчылардан быелгы урак зур тырышлык һәм сабырлык сорый. Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән 10 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, 52 проц. мәйданда игеннәр җыеп алынган.

Соңгы гектарлар суктырылаСоңгы гектарлар суктырыла
Соңгы гектарлар суктырыла

«Урожай» токымчылык заводы җәмгыяте – районда гына түгел, республикада танылган хуҗалыкларның берсе. Алар игенчелек һәм терлекчелек өлкәсендә елныңелында югары күрсәткечләргә ирешә, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге яңа технологияләрне киң куллана, заманча техника сатып алуга зур игътибар бүлә, иң мөһиме, эшчеләргә хезмәт хакы үз вакытында түләнә.

Һәр елдагыча урожайлылар районда урып-җыю эшен беренчеләрдән булып төгәлләүне максат итеп куеп, биредә соңгы гектарлар суктырыла. Урып-җыю эшләре 90 проц. башкарылган. Гектар куәте – 37 центнер тәшкил итә.

Югары уңыш алу өчен ел дәвамында тырышырга, көч түгәргә кирәк, әлбәттә. Җәмгыять җитәкчелеге басуларга кертү өчен кыштан ук җитәрлек күләмдә ашлама, сыйфатлы орлык туплый; машина-трактор паркын яңартуга, булган техниканы сакчыл файдалануга ныклы игътибар бирә. Нәтиҗәсе - бар төр техника – яңа, куәтле.

Урожайлыларның 10000 гектар сөренте җире исәпләнеп, бөртеклеләр 6208 гектарны биләгән.

-Урып-җыю эшләрен үз югарылыгында оештырып, механизаторларыбыз икеләтә җаваплылык тоеп, кояшлы көннәрнең һәр минутын нәтиҗәле файдалана, - ди җәмгыятьнең баш агрономы Рәмил Нәбиев.

Күренеп тора, биредә үз эшләренә җаваплы караган кыр батырлары намуслы хезмәт сала. Игенне «Макдон», “Massey Ferguson” үз йөрешле чапкычларында Фәнис Гыйльметдинов, Илмир Галимәрданов, Илүс Фазлыев, Айдар Бикчурин һ.б. тезмәләргә сала. Ашлыкны суктыруда («Claas Tucano»), Динис Фазлыев, Азамат Мөхәметдинов, Ильвер Мәрваров, Азат Ганиев, Эдуард Ким («Палессе») алдынгылыкта бара.

-Техникаларыбыз - яңа, эш шартлары - яхшы. Көнгә өч тапкыр туклану оештырылды, поварлар Рифа Бикташева, Ләйсән Нафыйкова тәмле ашлары белән сыйлап кына тора, дәртләндерү чаралары да каралган. Җырлап эшләргә була -, ди игенчеләр бертавыштан.

Тәҗрибәле комбайнчылар суктырып алган ашлыкны ташуда водительләр Динар Мәрданов, Азат Илһамов, Венер Ганиев, Венер Сөләйманов, Искәндәр Мәрванов, Динар Шириев һ.б өлгерлек күрсәтә. Шуны да билгеләргә кирәк, яңа уңышны кабул итү турында да хәс- тәрлек күрелгән. Иске Күктау ындыр табагында ашлык складларына дезинфекция башкарылган, автоүлчәүгечләр тикшерү үткән. Басудан кайткан иген «ЗАВ50», «ЗАВ-100»дә чистартыла һәм келәтләргә салына. 

Игеннән бушаган басуларга комбайнчылар артыннан ук саламны пресслаучы агрегатлар керә. Бу участокта эшләүче механизаторлар Айдар Бикчурин, Илнур Мирзаянов, Ленар Нәбиев үз бурычларын намус белән үти. Салам төргәкләре һәр бригаданың фермалары янына ташып өелә.

Җәмгыятьтә урак комплекслы алып барыла. Җирләрне туңга сөрү механизаторлар Рифкать Сәлимовка, Таһир Нуретдиновка, Азамат Мирзаяновка һ.б. ышанып тапшырылган.

Киләсе ел уңышын хәл итү максатында кышкы культураларга нигез салынган. Әлеге чараны уңган механизаторлар Азамат Мирзаянов белән Фидан Хафизов башкарган.

- Уракны һәр елдагыча үз көчебез белән башкарып чыгуга йөз тотабыз. Эшләребез уңай бара, һәр җәмгыять әгъзасы үз бурычын намуслы, тырышлык белән үти. Гомумән, урыпҗыю кампаниясенә һәркем җаваплы карый, - ди җәмгыятьнең гомум мәсьәләләр буенча директоры Альмир Мөхәрләмов.

Хуҗалык эшчәннәре игенне югалтуларсыз җыеп алуга бар көчен сала, һәр участок та сынатмаска тырыша. Районыбызның башка хуҗалыклары да урожайлылардан үрнәк алсын иде.

Лира КӘБИРОВА.

Соңгы гектарлар суктырыла
Соңгы гектарлар суктырыла
Соңгы гектарлар суктырыла
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас