+22 °С
Яңгыр


Урак кампаниясен беренчеләр рәтендә башлаган кооператив бөртеклеләрнең 69 процент мәйданында эшен тәмамлаган да инде. Аларның уңышы да - мул, гектардан уртача 34 центнер төшем алына. Әлбәттә, туфрак эшкәртү, чәчү, минераль ашлама кертү чаралары тиешенчә һәм оптималь срокларда башкарылу нәтиҗәсендә мул уңыш алуга йөз тота куйбышевлылар.
Бүгенге көндә басуларда кызу эш кайный. Тәҗрибәле комбайнчылар кыр корабларын көйле эшләтә, ватылуга, өзеклеләргә юл куймый.
Лира ГӘРӘЕВА.