Маяк
+22 °С
Яңгыр
Авыл хуҗалыгы
19 сентябрь 2025, 10:00

Алар илне икмәкле итә

Урак дигәч, кайберәүләр басуда ашлык сугуны гына күз алдына китерә. Ә чынбарлыкта исә ул – иң авыр, иң мәшәкатьле авыл хуҗалыгы кампаниясе. Ашлыкны урып – сугу, уңышны келәтләргә салу, арыш чәчү, туңга сөрү, алдагы елда чәчү өчен орлык әзерләү – әнә шул күләмле эшләрне комплекслы һәм оешкан төстә алып бару максатында “Агро” җәмгыяте җитәкчелеге һәр участокка махсус звено тәгаенләгән.

Алар илне икмәкле итәАлар илне икмәкле итә
Алар илне икмәкле итә

Ашлыкны тезмәләргә салуда һәм суктыруда читтән техника җәлеп итмиләр. Быел да җитештерүчәнлек күрсәтеп, арпа уңышын югалтуларсыз җыеп алганнар. Әлеге вакытта бодай басуында соңгы гектарлар суктырыла. Бүгенге көнгә 91 процент мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган. Уртача гектар куәте-24 ц.
Җәмгыять уңганнары кояшлы көнне нәтиҗәле файдаланып, үзара ярышып эшли.

Лира ГӘРӘЕВА.

Алар илне икмәкле итә
Алар илне икмәкле итә
Алар илне икмәкле итә
Алар илне икмәкле итә
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас