

Бүгенге көнгә 91 процент мәйданда игеннәр җыеп алынып, бөртеклеләрнең уртача гектар куәте 24 центнер тәшкил итә. Бүгенге көндә биредә урып-җыю эшләре кызу темпта бара. Бөртекле культуралар 2200 га мәйданда чәчелеп, бодайның Ульяновская – 105, Кинельская юбилейная сортлары игелә.
-Мул уңыш үстерү , аны югалтуларсыз җыеп алу, нигездә, техниканың көйле эшләвенә, механизаторларның эшкә җаваплы каравына бәйле. Бу җәһәттән “корыч атлар” һәрвакыт караулы, ягулык-майлау материаллары да җитәрлек. Техникалар югары җитештерүчәнлеккә сәләтле. Һава торышы гына бозылмасын - ди кооператив рәисе Илдар Нәбиев.
Эшләр көнозынына, өзеклекләрсез дәвам итә, һәркем тырыш хезмәт күрсәтә. Бүген кооперативның бодай басуында чәмле хезмәт кайный.
Шулай ук игеннәр бушаган басулар сөрелеп бара, ул тәҗрибәле механизаторларга ышанып тапшырылган.
Лира ГӘРӘЕВА.