Маяк
+22 °С
Дождь
Авыл хуҗалыгы
25 Сентября 2025, 10:30

Югалтуларга юл куймау – төп максат

Район аграрийлары өчен иң кызу мәл: алар уңышны югалтуларсыз урып җыерга тырыша. Бу җәһәттән иртә таңнан караңгыга кадәр басу киңлекләрендә хезмәт кайный. Игенчеләр урып-җыю техникасына эшсез торырга ирек бирми, аеруча әлегедәй тотрыксыз һава шартларында - һәр минут кадерле.

Югалтуларга юл куймау – төп максатЮгалтуларга юл куймау – төп максат
Югалтуларга юл куймау – төп максат

М.Гәрәев ис. кооператив уңганнары һәр аяз көнне нәтиҗәле файдаланып, эшләр көнозынына дәвам итә. Алар уракны оешкан төстә алып барып, һәркем тырыш хезмәт күрсәтә. Әйткәндәй, ху- җалык уңганнарына агымдагы елда 3550 гектарда бөртеклеләрне җыеп алу бурычы тора. Кооперативның баш агрономы Ришат Баһманов әйтүенчә, арпа (830 га, уртача гектар куәте – 33 центнер), борчак (150 га, 25ц), кышкы бодай (200 га, 36 ц) урып җыелган. Кооператив буенча гектар куәте уртача 30 центнер тәшкил итә.

Без барганда барганда бар көч бодай басуына юнәлтелеп, соңгы гектарлар суктырыла иде. Әлеге культура 2143 га били.Уңган механизаторлар Рәсүл Солтангәрәев белән Илүс Мусин тезмәләргә салган.

-Һәр мөһим кампаниядә актив катнашам. Агымдагы елда игеннәр мул уңышы белән сөендерә. Үзебез тир түгеп үстергәнне югалтуларсыз җыеп алырга насыйп булсын. Хезмәт хакы һәм эш шартлары яхшы, – ди Илүс Әхмәт улы.

Иген язмышын хәл итүдә 5 комбайн катнаша. Комбайнчылар Урал Хәмидуллин, Раил Сәлихов, Фнүн Зарипов, Илвир Сәетгалиев, Дамир Әхмәдиев күп көч сала.

Комбайнчылар туктап тормасын өчен ашлык ташучы водительләр дә өлгерлек күрсәтергә тырыша. Водительләр Камил Гәзизуллин, Радик Яхин, Рәдис Гайсин, Илдар Хәертдинов күпләргә үрнәк булып тора. Яңа уңыш Бишкурай ындыр табагына ташыла.

Ындыр табагында да эш кайный. Оператор - машинистлар Дилүс Юнысов, Руслан Йөзекәев, Азамат Нуруллин, Айдар Махиянов, ашлык төяүче Зәбир Мусин, водительләр Ирек Сәмигуллин белән Салават Габдуллин басудан кайткан ашлыкны «ЗАВ-50» киптереп, чистарта һәм ул келәтләргә салына. Учетчылар Ләйлә Гыйльданова белән Зөлфия Бикиева исәпне төгәл алып бара. Алдагы ел өчен җиткелекле күләмдә орлык тупланган.

Кооперативта урак комплекслы алып барыла, дип әйтергә тулы мөмкинлек бар. 350 гектарда кышкы бодайга нигез салынган. 1450 гектар мәйданда җирләр эшкәртелгән. Әлеге агротехник чаралар хуҗалыкның алыштыргыз механизаторлары Марат Хәсәншин, Илгиз Мирсаяпов һәм Ришат Гаяновка ышанып тапшырылган.

Игене бушаган басуларда «МТЗ-82» тракторына тагылган «ПРФ-180» пресс-җыйгычы белән механизатор Рәфил Кәлимуллин саламны рулоннарга төрә. Тупас азык Бишкурай, Иләкшиде, Төйлегән сөтчелек фермалары янына ташыла.

Бишкурай авылындагы ашханәдә игенчеләргә туклану оештырылган. Бу инде хуҗалыкта урып-җыю конвейерының өзлексез эшләвенә булышлык итә. Ашханәдә поварлар Зәлифә Зәкиева белән Шәүрә Әдһәмова тәмле ризыклар әзерлиләр.

– Менюны төрләндерергә, төшке ашны туклыклы һәм тәмле итеп пешерергә тырышабыз. Шуңадырмы, көн дә рәхмәт сүзләре ишетәбез, – ди алар.

-Безнең төп максат - булганын югалтуларсыз җыю. Эшләребез, шөкер, уңай бара, һәр кооператив әгъзасы үз бурычын намуслы башкара. Ындыр табагында эш ике сменада оештырылган. Гомумән, урып-җыю кампаниясенә һәркем җаваплы карый, - ди баш агроном Ришат Баһманов.

Күренеп тора, М.Гәрәев ис. кооперативта урып-җыю эшләре оешканлык белән башкарылып, төгәлләнү алдында. Игенчеләр сынатмый, мөһим кампанияне тулысынча үз көчләре белән башкарып чыга.

Лира ГӘРӘЕВА. Роберт КӘБИРОВ фотолары.

Югалтуларга юл куймау – төп максат
Югалтуларга юл куймау – төп максат
Югалтуларга юл куймау – төп максат
Югалтуларга юл куймау – төп максат
Югалтуларга юл куймау – төп максат
Югалтуларга юл куймау – төп максат
Югалтуларга юл куймау – төп максат
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас