

Хуҗалыкта чәчү эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен барлык шартлар булдырылган: югары җитештерүчән техника, чәчү комплекслары бар, белемле механизаторлар да җитәрлек. Шуңа эш көйле бара.
Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 56553 гектарда урыпҗыю эшләре башкарылган, бу планга карата - 91 проц. Гектар куәте уртача 29 центнер тәшкил итә.
Куйбышев ис. җәмгыять эшчәннәре дә кояшлы көннең һәр секундын нәтиҗәле файдаланып, уракны сыйфатлы башкарып чыкты. Әлеге мөһим кампаниядә алты «Палессе» комбайны катнашкан.
Бөртеклеләр 4074 га тәшкил итеп, аның 2021 - язгы бодай, 1651 – арпа, 280 – соя, 97 гектарын карабодай били.
- Мул гына уңыш җыйнап алуга ирештек. Уртача гектар көче 34 центнер тәшкил итте. Бөтен мөмкинлекләр тулысынча кулланылып, урак сыйфатлы башкарылды. Игенчеләр көнгә ике тапкыр җылы аш белән тукландырылды. Тир түксәң, хезмәт хакы да яхшы чыга һәм ул үз вакытында бирелә. Механизаторлар сынатмый, үзара ярышып эшләде, - ди хуҗалыкның баш агрономы Искәндәр Авзалов.
Игенчеләр ал-ялны белми, чәмләнеп тир түккән. Тезмәләргә салучылар Азат Гәрәев, Филүс Казыйханов, Рәмил Зарипов, комбайнчылар Василий Собарь, Илгиз Габдрахманов, Рәмил Заһитов, Данис Әдеһәмов, Рифкать Гатауллин, Радим Тимершәехов әлеге мөһим кампанияга зур тырышлык салган. Басулардан игеннәрне ындыр табагына “КамАЗ” автомашиналары ташыган.
Игеннән бушаган басуларга комбайнчылар артыннан ук саламнар пресслау агрегатлары керә. Динар Хафизов, Рим Гарипов саламнарны пресслап, рулоннарга төргән. Алар Югары һәм Түбән Череккүл фермалары янына ташылып, өелгән.
Биредә урып-җыю эшләре комплекслы алып барылган. Басуларда, уңыш җыйнау белән беррәттән, җир эшкәртү чаралары да башкарыла. Василий Собарь «К-743» тракторында җирләрне тирәнтен эшкәртсә, Рифкать Гатауллин һәм Рим Гарипов - “К-739” да дисклау эшен башкара, Роберт Саматов җирләрне сөрә. Алар үзләренә йөкләтелгән әлеге бурычны зур җаваплылык белән үти.
Җәмгыятьтә мал азыгы хәзерләү тулы куәтенә бара. Югары Череккүл фермасы янындагы 7700 тонна сыешлы базга кукуруздан силос салына. Биредә дә кызу эш кайный. Еллар дәвамында сыналган, тәҗрибәле механизаторлар җәлеп ителгән. Әйтик, кукурузны мал азыгы уру комбайннарында Марсель Гаянов белән Данис Әдеһәмов туратып, төяп җибәрә. Водительләр Рәсил Камалов, Халит Рахманов, Мәгърүф Фәррахов, Ришат Рамазанов, Альберт Мостафин, Дамир Хәбибуллин, Вәдит Нигъмәтов һ.б. өзеклекләргә юл куймый ташып тора. Фәнил Шәмсиев учет эшен төгәл алып бара. Силосны Динар Хафизов технологияне дөрес үтәп, тапатып тора. Тиздән соя һәм орлыкка кукуруз мәйданнары җыйналачак. Бары тик көннәр генә аяз торсын.
Менә шундый күләмле эшләр башкарып, һәр участокта өлгерлек, уңганлык күрсәтеп, районның гомум уңышына үзләренең лаеклы өлешен кертә Куйбышев ис. җәмгыять игенчеләре.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.