

«Илеш» кооперативында елдагыча, урып-җыю, көзге басу эшләре көйле бара. Билгеле, югары җитештерүчәнлеккә тынгысыз, бердәм хезмәт һәм һәркемнең йөкләтелгән эшкә җаваплы каравы белән генә ирешелә. Бу җәһәттән биредә озак еллар эшләп, тәҗрибә туплаган хезмәтчәннәр тир түгә. Алар ел саен хуҗалык данын яклап, яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Сәгыйтова белән Зиһинә Гыйләҗева үз эшләрен намуслы башкара.
Хуҗалык буенча бөртекле культуралар 2200 га мәйданда чәчелеп, бодайның Ульяновская – 105, Кинельская юбилейная сортлары игелә. Арпаның Тевкеч, Памяти Чепелева сортына өстенлек бирелгән. Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 24 центнер уңыш алуга ирешкәннәр. Техникалар барысы да сафта, ягулык-майлау материаллары җитәрлек. Әлеге вакытта илешлеләр көнбагыш басуында хезмәт сала. Басу уңганнарына көненә ике тапкыр туклану оештырылган. Поварлар Тамара Сәгыйтова белән Зиһинә Гыйләҗева үз эшләрен намуслы башкара.
Урып-җыю кампаниясендә комбайнчылар Алмаз Наҗаров («Палессе»), Рәмил Сәрвәров (“ДОН1500”), водительләр Зөфәр Хаҗиев («ГАЗ-53»), Камил Рәхимов («ЗИЛ») вакыт белән исәпләшми.
Баш агроном Фән Әвсахов та - тәҗрибәле белгечләрнең берсе. Игеннәрне тезмәләргә салган Фәнил Гыйбадуллин («Мещера Е-403») белән Рагин Васюков ( “Agroapollo“ тракторына “ЖВН” агрегаты тагылган) сынатмаган.
Уңган механизатор Фируз Сәрвәров саламнарны пресслый. Төргәкләр ферма янына өелә. Җир эшкәртүдә Фәнил Гыйбәдуллин, Илдар Гыйбәдуллин, Зиннур Габдрахманов, Рөстәм Мәҗитов, Ирек Сабиров мактауга лаек.
- Урып-җыю эшләре елдагыча оешкан төстә бара. Техникаларыбыз төзек, югары җитештерүчәнлеккә сәләтле. Хезмәтчәннәребез ышанычлы, аларның матур итеп эшләвенә сөенәбез. Гадәттә, хуҗалык урып-җыю эшләрен кыска вакытта тәмамлый иде. Быел ел яңгырлы килгәч, тоткарланабыз, - ди баш агроном Фән Әвсахов.
Теләсә нинди һава шартларында да уңыш җиңел бирелми, аны җыеп алу белән бергә, эшкәртеп, саклагычларга урнаштыру да зур көч һәм осталык таләп итә. Бу җәһәттән хуҗалыкның ындыр табагы коллективы әлеге таләпләргә тулысынча җавап бирә, дип ышанычлы әйтергә мөмкин. Ашлык склады мөдире Галия Нурыйәхмәтова җитәкчелегендә ындыр табагы ашлык кабул итү чорына һәр елны ныклы техник әзерлектә килә. Атап әйткәндә, биредәге ашлык эшкәртү җиһазлары һәм корылмалары ремонтланган, саклагычлар чистартыл ган, үлчәү механизмнары көйләнгән. Шуңа да басулардан кайтарылган ашлыкны кабул итү бернинди тоткарлыксыз бара. Биредә машинист Зөфәр Ситдыйков, эшчеләр Зарема Ситдыйкова, Айгөл Шәрәфуллина, Раушан Ситдыйков үзләренә йөкләтелгән бурычны намус белән башкара.
Уртак тырышлык белән ашлык складлары уңыш белән тула, малларга җитәрлек күләмдә азык тупланып килә. Басу эшчәннәре быел да бердәм көч салып, зур җаваплылык тоеп эшли. Тармак өчен аеруча уңышлы елның нәтиҗәләре быел да сөенечле булыр, дигән ышанычта калабыз.
***
Урак – авылның иң матур чоры. Дулкынланып утырган иген кырларын, бигрәк тә алны-ялны белми эшләүче игенчене күрү – үзе бер зур бәхет. “Агро” җәмгыяте уңганнары аяз көннәрнең кадерен белергә ашыга. Биредә бөртекле культуралар суктырылып алынып, соя һәм көнбагыш уңышын гына җыеп аласы калган. Анысын да тиз арада һава торышы бозылганчы ындыр табакларына алып кайтырга исәплиләр.
Җәмгыять буенча бодай – 420 гектарда, арпа -396 га, борчак - 80 га, соя – 130 га, көнбагыш 750 га үстерелгән. Уртача гектар куәте 26 центнер тәшкил итә.
Хуҗалыкның кыр батырлары үзара дус, тату, гектар өчен түгел, ә икмәкне югалтмыйча җыеп алу өчен бердәм көрәшә хезмәтчәннәр. Без аларны бодай басуларында соңгы гектарларны суктырганда бик аз вакытка гына тоткарлап алдык. Ике комбайн бер-берсеннән беразга гына калышып мәйданнарны иңли. Комбайнчылар Альберт Ризванов белән Булат Бәдретдинов ашлыкның бөртеген дә әрәм итмәскә тырышып эшли. Өлгер водительләр Ринат Сабиров, Илгизәр Галиуллин, Данис Садриев өзеклекләргә юл куймыйча игеннәрне Иске Татыштагы ындыр табагына ташый. Арпа “Илеш элеваторы” җәмгыятенә тап шырылган. Саламнар прессланып, пай җире өчен халыкка таратылган.
Туңга сөрүчеләр дә сынатмый – Рөстәм Мәҗитов, Рагин Васюков үзләренә йөкләтелгән бурычны аеруча намус белән башкара. Урып-җыюны тәмамлауга комбайнчылар җир эшкәртү эшенә кушылачак.
-Кырларда техникалар гөрелтесе тынмый, һава торышы уңай торганда игенчеләр күбрәк эшләп калырга тырыша. Әлеге вакытта соя, көнбагыш басуларында эш гөрли, - ди управляющий Илдар Хәбетдинов.
“Агро” җәмгыяте уңганнары үстергән ашлыкның тулай җыемы 2812 тонна тәшкил итә. Кыскасы, ил табыны сыйлы булсын өчен көнне-төнгә, төнне-көнгә ялгап эшли алар һәм халык күңелендә килер көннәргә ышаныч уята.
Лира КӘБИРОВА.