

Бу җәһәттән «Мир» җәмгыяте хезмәтчәннәре сынатмый. Биредә шактый тәҗрибә туплаган кыр батырлары тир түгә. Урып-җыю эшләренең тәртибен белү, төзек техника үстерелгән уңышны югалтусыз җыеп алырга мөмкинлек бирә.
-Җәмгыять идарәсе басучылык уңышын күтәрү юнәлешендә эзмә-эзлекле эш алып бара. Гектар куәтен арттыру өчен чәчү нормасын үтәүгә аеруча зур игътибар бирдек. Бодай, арпа чәчүлекләре гербицид белән эшкәртелеп, барлык чаралар вакытында үтәлде, - ди җәмгыять директоры Раил Ганиев.
Әйтергә кирәк, җәмгыятьнең 6200 гектар сөренте җире исәпләнеп, 2200 - бодай, 200 – арыш, 236 – борчак, 1008 – арпа, 340 - вика, солы, техник культуралардан 345га - кукуруз, 880 – көнбагыш, 500 га күпьеллык үләннәр били.
Урып-җыю чорында техника бернинди авырлыкларсыз плантацияләрдә эшли, суктыра һәм кырдан уңышны ташый. Шуңа да карамастан, игенчеләр басуларда эшне тизрәк төгәлләргә омтыла – көзге һава торышын алдан фаразлап булмый. Игенчеләр өчен иң мөһиме – кырлардан уңышны яңгырларга кадәр тизрәк җыеп алу. Хезмәтчәннәр Иштирәк басуында көнбагыш суктыруны тәмамлап, Яңа Күктау басуына күчте. Механизаторлар Илнур Мостафин, Таһир Сәфиуллин, Рәсих Сираев“ Акрос-595”, “Акрос-550” комбайннарында тырыш хезмәт сала. Көнбагыш уңышы гектардан 30 центнер тәшкил итә.
– Һава шартларын исәпкә алганда, көнбагыштан яхшы уңыш алына, – дип билгеләп үтте җәмгыятьнең баш агрономы Айдар Сабиров. –Бу барлык агро чараларны вакытында һәм сыйфатлы башкару аркасында ирешелә, безнең механизаторлар тырыша. Көнбагышны транспортлауда беренче көннәрдән үк әтиле-уллы Әлфит белән Артур Насруллиннар, Илгизәр Җәмилов, Айрат Идрисов, Илгиз Галиуллин, Шамил Ханов, Ирек Ямалов катнаша.
Урып-җыю эшләре ритмик рәвештә бара, барысы да суктыруны кыска вакыт эчендә тәмамлауга юнәлдерелгән. Икенче тарафта Карабаш бригадасында солы культурасы суктырыла. Биредә ике “Палессе”, ике “Акрос-595” комбайннарында Фикус Заһиров, Илгизәр Сәфиуллин, Таһир Шәрәфуллин, Фирдәт Ситдыйков тир түгә. Аның уртача гектар куәте чагыштырмача сөенерлек, 25 центнер тәшкил итә. Водительләр Роберт Заһидуллин, Рәфыйк Хәләпов, Илнар Гафаров “КамАЗ”ларда өзеклекләргә юл куймыйча ташып тора.
Мирлылар һәр шартлы баш малга 45 центнер азык берәмлеге хәзерләүне бурыч итеп куйган. Шул рәвешле, печән, салам, силос, сенаж җитәрлек тупланган. Печәннәрне чабуда, рулоннауда авыл уңганнары Илфак Калкаманов, Илфат Закиров, Нәсхәт Гыйльметдинов тырышлык күрсәткән. Яшел масса – силос шартларга ярашлы, сыйфатлы итеп Иштирәк базына салынган. Кукурузны уруда Салават Габдрахманов, Рөстәм Шәрәфуллин, Ринат Имамов өлгерлек күрсәтсә, водительләр Азамат Вәлиуллин, Данил Вәлитов, Илфат Закиров, Әлфит Насруллин, Фларис Закиров, Динар Рамазанов ташып торган. Салынган массаны тыгызлап, таптатып торуда Таһир Сәфиуллин, Илгизәр Сәфиуллин,Таһир Шәрәфуллин хезмәт салган.
Ватылу очрагына эретеп ябыштыручы, слесарь һ.б. техника ремонтына кагылышлы белгечләр әзер. Бу көндәлек планлаштырылган эшне башкарып чыгуда отышлы чара булып тора.
Басуда эшләүчеләр 2 тапкыр кайнар аш белән тукландырылып, поварлар Ләлә Гәрәева, Гүзәл Гаянова тәмле ризыклар белән сыйлый.
Соңрак авыл уңганнарын кукурузны, чечевица культурасын орлыкка суктыру кебек мәшәкатьләр көтә. Хезмәтчәннәр, һәрвакыттагыча, сынатмас, үзвакытында көзге эшләрне төгәлләр. Гомумән, биредә һәр җирдә тәртип, бар көч үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алуга юнәлтелгән.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.