Маяк
+21 °С
Болытлы
Авыл хуҗалыгы
9 октябрь 2025, 11:00

Көнбагыш басуларында эш кайный

“Илеш Мтс” җәмгыятендә бөртекле культуралар урып-җыю тәмамланса да, кыр эшләре бер көнгә дә туктап тормый. Әлеге вакытта игенчеләр техник культураларны урып-җыю һәм туфракны көзге эшкәртү белән мәшгуль.

Көнбагыш басуларында эш кайныйКөнбагыш басуларында эш кайный
Көнбагыш басуларында эш кайный

Белгечләр раславынча, һавада минималь дымлылык күзәтелүе югары табышлы көнбагыш культурасын җыеп алу өчен уңайлы чор булып тора. Безнең районда бу культура 9300 гектар мәйданда үстерелде. Район авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 3845 гектардан уңыш җыеп алынган. Район буенча уртача гектар куәте - 22 ц. Көнбагышның да, бөртекле культуралар кебек, үзенчәлеге бар икән. Суктыру артык та озакка сузылса, көнбагышның сыйфаты төшә, коелу ихтималы зур. Димәк, салган хезмәтеңнең бер өлеше юкка чыга, дигән сүз. Чәчкәннән соң әле, чәчтем дә котылдым түгел, рәт араларын берничә кат эшкәртеп, ашламасын, чүп үләннәренә каршы гербицидын кертергә кирәк.

“Илеш МТС” җәмгыятендә көнбагыш культурасы 830 гектарда игелде. Без бирегә килгәндә, Теләкәй авылы янындагы 150 гектарлы басуда эш тулы куәтенә бара иде. Тыгыз көнбагыш кәрзиннәре бер-берсенә сыенып утырган басуны ике “Палессе” комбайны иңли. Штурвал артында - хуҗалыкның тырыш комбайнчылары Иршат Фәррахетдинов белән Рәзил Мәхмүтов. Хуҗалык механизаторларының тырыш хезмәт нәтиҗәләренә сокланып, хозурлыгы белән күзләрне иркәләгән басуларга карап торган арада “ГАЗон Next” автомашиналарында Рүзил Шафыйков белән Фәнүр Хәертдинов “кара” уңышны төяргә килеп тә җиттеләр. Хуҗалыкның ындыр табагында эш кайный. Биредә Ришат Бакиев, Алмаз Гасимов, Анатолий Васильев, Гүзәл Садирова, Нәзлия Мөхәммәтҗанова, Сергей Макаров тырышып хезмәт сала.

–Быел уңыш мул булды. Ашлыкның бөртеген дә югалтмыйча эшкәртү, урнаштыруда тоткарлыклар булмады. Көнбагышның да уңышы әйбәт: уртача гектарыннан 20 центнер чыга. Вакыт белән хисаплашып тормыйбыз, “кара уңыш”ны тизрәк киптереп, урнаштыра барабыз, 530 тонна чималны май заводына озаттык, – ди җәмгыятьнең баш инженеры Динар Габдрахманов.

Менә шулай, биредә бердәм булып нәтиҗәле хезмәт салалар.

Киләсе елда да әлеге культураны 800 гектар чәчүгә исәпләре. Хуҗалыкта көнбагыш үстерүнең дә бөтен серләренә диярлек төшенгәннәр: чәчү әйләнешенә кертеп, участок сайлап алу һәм чәчүдән башлап суктыру эшләренә кадәр төгәл эш тәртибе билгеләнгән.

–Иң мөһиме – уңышны җыеп алганда югалтуларны булдырмау һәм орлыкны черүдән сакларга кирәк. Шуның өчен бу үсемлекнең биологиясен, өлгереш чорын исәпкә алып эш итәргә кирәк, – ди Динар Рәсим улы.

Киптерелгән көнбагыш Чишмә май сыгу заводына озатыла. “Кара” уңыш үзен акларлык бәягә сатылып, хуҗалыкка шактый табыш кертер, дип ышанып, тырыш хезмәт сала бүген мтслылар.

Лира ГӘРӘЕВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас