Маяк
+22 °С
Яңгыр
Авыл хуҗалыгы
16 октябрь 2025, 13:00

Эшләр сыйфатлы башкарыла

Район кырларында соңгы культураларның көзге урагы дәвам итә. Белгечләр фикеренчә, һавада дымлылык сакланганда – бу көнбагышны урып-җыю өчен иң уңышлы чор. Механизаторлар бу вакытны, иртә таңнан кичке караңгыга кадәр эшләп, зур йөкләнеш белән файдаланырга тырыша. Агымдагы елда район буенча көнбагыш культурасы 9 мең гектардан артык игелә. Бүген шул мәйданның 6395 гектардан артыгы суктырылды. Һәр гектардан уртача 21,7 центнер уңыш чыга.

Эшләр сыйфатлы башкарылаЭшләр сыйфатлы башкарыла
Эшләр сыйфатлы башкарыла

“Агыйдел” җәмгыятендә көнбагыш хәтсез еллар игелә. Чәчү мәйданнары елдан-ел арта бара. Быел әлеге культура 675 гектардан артык мәйданда чәчелгән.

Суктыруда ике - «Палессе» һәм “Акрос” комбайннары катнашкан. Зәбир, Илнур, Илмир Гаязовлар бер-берсен алыштырып, фидакарь хезмәт салган. Суктырылган уңышны “КамАЗ”ларда Нияз Хәлимов, Дамир Шәяхмәтов, Мәгариф Хаҗиев ындыр табагына кайтарып бушаткан. Анда “кара” уңышны Әбүзәр Фәррахов чистартып, киптереп, Чишмә май заводына озаткан.

– Комбайнчылар көнбагыш суктыруның беренче көненнән үк алган югары темпны киметмичә, нәтиҗәле эш күрсәтте,– дип сөйли җәмгыять директоры Алмир Әюпов.

-Культураның уңышы сөендерә – районныкыннан калышмый дияргә була – уртача 25-26 центнер тәшкил итте. Көннәр яхшы торганда, сыйфатлы бөртекләрне амбарларга ташыдык, - ди. 

Көнбагыш басулары бөртеклеләр кебек сары алтын булып тормый. Каралыгы өлгергәнлек турында сөйли. Кыр кораблары плантацияләр буйлап хәрәкәт итеп, кара уңышны суктырып, үзләре артыннан коры сабаклар гына калдыра.

Әйтергә кирәк, биредә көнбагышның югары уңыш бирә торган НСХ-8003 иртә гибрид сорты игелә. Алардан шулай ук югары сыйфатлы май сыгыла.

Дөрес куллана белгәндә, көнбагыш бик югары нәтиҗә бирә ала. Бүген көнбагыш - перспективалы һәм югары керемле культура, ул базарда - киң кулланылышта. Бөртекләрне май, шулай ук кондитер сәнәгатендә үсемлек майлары табу өчен кулланалар, майлардан – олеин һәм линоль кислоталары – косметика тармагында һәм медицинада - алыштыргысыз, сары таҗ яфракларын еш кына чәй купажлары составында очратырга мөмкин, сусыл сабаклар һәм яфраклар терлек азыгына китә.

-Көнбагыш бөртеклеләргә караганда таләпчәнрәк культура, әлбәттә, ләкин соя һәм кукуруз кебек үк капризлы түгел, шуңа күрә ул безнең хуҗалыкта алтын урта кебек. Бер яктан, аны уңышлы үстерү өчен чагыштырмача аз таләпләр кирәк, ләкин аның да үз нечкәлекләре бар,- дип фикерләре белән бүлешә Алмир Ринат улы. Предприятие басуларында бер үк вакытта кукуруз уңышы игелә. Анда дүрт техника җәлеп ителгән. Җирләрне туңга сөрү, дисклау чаралары да актив рәвештә бара. Механизатор Олег Иванов бу җәһәттән алдынгылар ярышын җитәкли. Ул “РСМ-2375” тракторында “БДМ” авыр агрегатында җирләрне тирәнтен эшкәртә.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА. Роберт КӘБИРОВ фотолары.

Эшләр сыйфатлы башкарыла
Эшләр сыйфатлы башкарыла
Эшләр сыйфатлы башкарыла
Эшләр сыйфатлы башкарыла
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас