Маяк
+22 °С
Яңгыр
Авыл хуҗалыгы
23 октябрь 2025, 07:00

Бердәм коллектив тупланган

Терлекчелек тармагы өчен үтә дә җаваплы чор – кышлату якынлаша. Көзге һәм салкын кышкы көннәрдә терлекләрне балансланган рацион белән ашату бик мөһим. Моның өчен һәр хуҗалыкта терлек азыгы җитәрлек тупланды. Кайбер хуҗалыклар сыерларның сөт бирүенә карап, азыкны микро һәм макро элементлар, туклыклы өстәмәләр белән баетып ашатуның өстенлеген күрә. Елдагыча, район хуҗалыклары фермаларында мал тораклары яхшы итеп ремонтланды, тазартылды, дезинфекцияләнде.

Бердәм коллектив тупланганБердәм коллектив тупланган
Бердәм коллектив тупланган

«Мир» җәмгыяте терлекчеләре мул продукция җитештерүгә йөз тотып, булган резервларны актив куллана. Нәтиҗәдә, сөт җитештерү узган ел белән чагыштырганда, артуы күзәтелә. Биредә Карабаш, Иштирәк товарлыклысөтчелек фермаларында маллар иртә яздан җәйләүләрдә асрала. Җәмгыятьтә барлыгы 1551 баш мөгезле эре терлек исәпләнеп, шуларның 597 се – савым сыеры. Ел башыннан хуҗалык буенча 1336 центнер сөт реализацияләнгән. Бу, узган чор белән чагыштырганда, 112 ц артыграк, дигән сүз.

Җәмгыятьнең продукция күләмен арттыруда, тотрыклы эшләп килүендә Карабаш товарлыклы-сөтчелек фермасының өлеше зур. Биредә барлыгы 552 мөгезле эре терлек асралып, 280 – савым сыеры. Көндәлек 47 тонна суытылган, сыйфатлы продукция «Илешмолоко» җәмгыятенә тапшырыла.

-Маллар җәйләүләрдән фермаларга кайтты. Мул продукция алу өчен көчебезне кызганмыйбыз. Кышлату чоры да якынлаша. Бездә бердәм һәм тату коллектив тупланган, савучылар, терлекчеләр дә үз эшләренә җаваплы карый, - ди ферма мөдире Әлфир Мәгъданов.

Машина белән сыер саву операторлары үзара ярашып, тату эшли. Гөлчәчәк Идрисова, Олия Исламова, Гөлчия Баязитова, Зөһрә Галиханова, Розалия Даянова, смена белән эшләүче Лена Исламова яхшы күрсәткечләргә ирешә. Терлекчеләр Камил Вәхитов, Рифат Вәлиев үз эшләренә җаваплы карый. Яшь бозауларны тәрбияләүче Фоат Миңнеханов карамагында – 53, Зәлифә Закирова, ирле-хатынлы Гөлназ һәм Филарит Нурыйәхмәтовлар карамагында 61 баш үрчем. Ашату технологияләрен үтәү нәтиҗәсендә мал үлеменә юл куймый. Хисапчы Розалия Гыйльфанова да үз эшен төгәл алып бара.

-Фураж онының сыйфаты яхшы, улакларда су өзелми, хезмәт шартлары яхшы, эшебезне яратабыз. Коллективыбыз тату. Савучылар да, мал караучылар да үз бурычларын намус белән башкара. Һәр сыерның холкын белергә, малның сәламәтлек торышын күзәтергә дә кирәк. Шуңа күрә һәркем үз эшен белеп башкара,- ди алар бертавыштан.

Фермада маллар туя ашатыла. Фураж оны һәр сыерга 7 кг исәбеннән бирелә. Алдагы кышлатуга әзерлек хәстәре күрелгән, җәйге мөмкинлекләрне файдаланып, җитәрлек күләмдә печән, салам хәзерләнгән, сенаж, силос салынган.

Гомумән, мирлылар алга карап, киләчәккә планнар белән яши. Хуҗалык уңганнары өчен тиешле эш шартлары булдырылган. Иң мөһиме – үз эшен яратучы, бердәм коллектив тупланган.

Гүзәл ФӘТХУЛИНА.

Роберт КӘБИРОВ фотолары.

Бердәм коллектив тупланган
Бердәм коллектив тупланган
Бердәм коллектив тупланган
Бердәм коллектив тупланган
Бердәм коллектив тупланган
Бердәм коллектив тупланган
Бердәм коллектив тупланган
Бердәм коллектив тупланган
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас