Маяк
+22 °С
Яңгыр
Авыл хуҗалыгы
23 октябрь 2025, 11:00

Һәркем тырыш хезмәт күрсәтә

XXII партсъезд ис. кооператив эшчәннәренең авыл хуҗалыгының һәр тармагында адымнары ышанычлы, эш нәтиҗәләре куандыра, планнары да матур. Бүгенге көндә басуларда бөртеклеләрне урып-җыю тәмамланып, техник культураларның соңгы гектарлары суктырыла. Әйтергә кирәк, комбайннар уракка ныклап әзерләнгән. Яңа, куәтле техникалар эш барышын җиңеләйтә, урып-җыю срогын тизләткән.

Һәркем тырыш хезмәт  күрсәтәҺәркем тырыш хезмәт  күрсәтә
Һәркем тырыш хезмәт күрсәтә

Безнең хәбәрчеләр төркеме килгәндә кооперативның соя басуында уракның кызган мәле иде. Ике комбайн бербер артлы төшеп, иксез-чиксез диңгез иңләгән кораблар сыман, иркен басуларны гизә. Урып-җыю эшләрен тизрәк төгәлләргә кирәк дип, тырышып, кара тиргә батып эшли ялан батырлары. Тәҗрибәле механизаторлар куәтле «Палессе»комбайннарында сояны суктыра. Гектар куәте 22 ц тәшкил итә. Шоферлар Барый Шәрәфисламов, (“КамАЗ”), Фәнил Вәлиев (“ЗИЛ”) яңа уңышны Базытамак ындыр табагына ташый, алар көненә 9-10 шар рейс ясарга өлгерә.

-Һава шартлары төрле сынаулар куйса да, хуҗалык эшчәннәре бар көчен салып, тырышып хезмәт сала. Һава шартларының тотрыксыз булуы гына күңелне кыра. Кояшлы көннең һәр сәгате-минуты кадерле, - бригадир Рәмзил Галләмов.

Кооператив уңганнар көнбагышны 588 гектар мәйданда үстереп, шуның 200 га артыгын суктырырган. Әлеге культураның уртача гектар куәте – 22 ц. Көнбагыш басуында комбайнчылар Азамат Йосыпов, Радик Шәһиев, Илгиз Әхмәтов зара ярышып эшли. Өлгер водительләр Илгиз Нурмөхәммәтов, Рөстәм Зәкиев, Илгиз Баязитов өзеклекләргә юл куймый.

Менә шулай бүген парсъездлылар үстергәнне түкми-чәчми җыеп алырга омтылып эшли, кооператив җитәкчелеге тарафыннан билгеләнгән бурычлар уңышлы тормышка ашырыла.

Лира ШАМИЛЕВА.

Һәркем тырыш хезмәт  күрсәтә
Һәркем тырыш хезмәт күрсәтә
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас