

Заманча фермалар - хезмәтне нормаль оештыру, төгәл төзелгән технологик процесслар, чималны эшкәртүнең зур күләмнәре.
(Республика Башлыгының 2023 елның 10 февралендә Илеш районында эш сәфәре вакытында аралашудан).
«Урожай» токымчылык заводы җәмгыяте алдынгы агросәнәгать комплексы предприятиесе районда югары хезмәт күрсәткечләре белән генә түгел, алга таба карап эш итүче, яңа технологияләр белән эшләүче хуҗалык булуын республика күләмендә раслады. Бүгенге көндә биредә район буенча иң күп сөт савыла.
Җәмгыятьнең яңа комплексында өч сыер торагы, саву залы, бозаулар торагы, шулай ук инженер-техник инфраструктура яңа технология буенча төзелгән һәм ул арзанга төшкән. Түбәсе урынына биредә җылытылган тент, җылыткычлы бетон стеналар, идәннәргә җылылык торбалары куелган. Азык цехы төзелгән.
Сыер торагы югары продуктлы маллар белән тулы, аның бер өлеше Израильдә җитештерелгән «Афимилк» залында савыла. Биредә көтү белән идарә итүнең заманча системасы кертелгән. 200дән артык программа сөт комплексының һәм һәр сыерның җитештерү эшчәнлеген контрольдә тота. Сыерның активлыгы, сөтнең майлылыгы яки кислоталылыгы буенча система маллардагы авыруны диагностикалый ала.
Республика авыл хуҗалыгы министрлыгы сөтчелек тармагының өч кварталдагы эшенә йомгаклар ясады, иң яхшы хуҗалыклар һәм сыер савучылар рейтингын төзеде. Тулаем сөт җитештерү буенча алдынгы муниципалитетлар арасында безнең районда (40 тоннадан артык) бар. Монда «Урожай» токымчылык заводы җәмгыятенең өлеше зур, чөнки районда алар тулай савым буенча иң күп продукция алуга ирешә.
Бүгенге көндә яңа комплекста 1400 савым сыеры һәм 1300 бозау асрала. Бер сыердан уртача савым 32 кг туры килә. Көндәлек 40 тоннага якын сөт савып алына, продукция «Бәләбәй» сөт комбинатына реализацияләнә.
Русия Федерациясенең һәм Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Айдар Мөхәрләмов җитәкчелегендә бердәм һәм тату коллектив тупланган. Биредә күберәк ир-ат саву операторлары булып, алар ике сменада эшли. Фларит Гыйльметдинов, Вил Латыйпов, Зөлфир Сабирҗанов, Петер Тюшеев, Рүзил Вәлиев, Денис Хаматириялов, Ильяс Ваншин, Евгений Тарасов, Гөлназ Әхмирова үзләренә йөкләтелгән бурычны намуслы башкара. Терлекчелек буенча директор урынбасары - баш ветеринария врачы Радик Харисов, малларны ясалма орлыкландыру технигы Динар Гыймадиев, бозау караучылар Анфисия Рамазанова, Куанычбек Бикметов үз һөнәрләрен белеп башкара.
Хуҗалык токымлы мөгезле эре терлек үрчетү буенча нәсел репродукторы булып тора, Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы таныклыгына ия. Нәселле терлек районның башка хуҗалыкларына, шулай ук республика буенча һәм аннан читтә булган төбәкләргә дә сатыла. Әлеге көндә биредә кара-чуар, голштинская токымлы сыерлар карала.
Гомумән, прогрессив алымнарны, заманча камилләшкән технологияләрне куллану, иң мөһиме хезмәткәрләрнең тырыш эшчәнлеге нәтиҗәсендә тармак арытаба да үсеш алуын дәвам итә. Шуңа күрә хуҗалык терлекчелек тармагын җитештерүчәнле эшләтүгә ирешеп,мул продукция алып, районда гына түгел, республикада да алдынгы позицияне били.
Лира ГӘРӘЕВА.