Маяк
+21 °С
Болытлы
Авыл хуҗалыгы
31 октябрь 2025, 11:30

Күмәк тырышлык - уңыш нигезе

Куйбышевлылар һәр тармакта  яхшы күрсәткечләргә ирешә. Уңышлар артында хуҗалык җитәкчесенең, баш белгечләрнең, хезмәтчәннәрнең кулга-кул тотынып эшләве, тырышлыгы ята. Җәмгыять  белән 13 ел дәвамында тырыш хезмәт күрсәтеп, оста җитәкчелек итүче рәис Вадим Авзаловның терлекчелек тармагында да, игенчелектә дә горурланып сөйләрлек уңышлары бар. Соңгы елларда фермалар, атап әйткәндә, Югары Череккүлдәгесе яңа технология буенча заманча төс алды.

Күмәк тырышлык - уңыш нигезеКүмәк тырышлык - уңыш нигезе
Күмәк тырышлык - уңыш нигезе

Соңгы биш елда Югары Череккүлдә ике сөт комплексы төзелде. Биредә "Afimilk" Израиль җиһазы урнаштырылып, система автомат рәвештә һәр сыерның хәлен күзәтеп тора, моның өчен хайванның аягына беләзек беркетелгән. Моннан тыш, саву залында һәр сыер саву станогының электр үткәрүчәнлеген һәм сөтнең башка күрсәткечләрен билгели торган мини-лаборатория урнаштырылган, алар буенча ветеринария табиблары һәм тармакның башка белгечләре авыруларны иртә стадияләрдә билгели һәм клиник күренешләр килеп чыкканчы, алдан чаралар күрә. Система шулай ук орлыкландыру вакытын, һәр сыердан сөт күләмен билгели, ә якындагы айларда, программа тулысынча эшләп киткәндә, аксым, май һәм углевод күрсәткечләрен дә үлчи.

Җәмгыять  малларны кышлатуга ныклы әзерлек белән керде. Җитәрлек күләмдә салам, печән җәйдән үк ферма янына өелеп, силос, сенаж базларга салынды. Мал торакларына үз вакытында тиешенчә ремонт эшләре башкарылып, территорияләр тирестән тазартылган, стеналар агартып, буялган, тирес чыгару механизмы  яңартылган һ.б.

Бүгенге көндә хуҗалыкның Югары Череккүл фермасында 1682 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуларның  685 – савым сыеры. Кооператив сөт тапшыру буенча районда алдынгылыкта бара. Бүген хуҗалык буенча  164 ц сөт савып алынып, шуның 158  ц әлеге комплекска туры килә. Көн саен майлылыгы 4,1 проц. белән 160 ц продукция  реализацияләнә.

Бүген ферма эшчәннәренең иң зур омтылышы – кышлатуны мөмкин кадәр уңышлы үткәрү һәм малларның продуктлылыгын эзмә-эзлекле арттыра бару, аларны төрле чирләрдән, өзлегүләрдән саклау.  Шуңа да ашату технологиясенең төгәл үтәлүен, малларның вакытында эчерелүен һәм саф һавада йөртелүен, исәпнең дөрес алып барылуын  зоотехник Алик Гыйләҗев һәрдаим контрольдә тота.

-Малларга тәүлегенә 6 кг фураж, шрот, көнбагыш түбе, кукуруз орлыгы, силос, сенаж, печән, акбур, тоз катнаштырып бирелә. Саламнарны Рәмил Зарипов ваклап торса, катнашазыкны Хәлил Корчагин төйи, Әнфир Шәморатов миксерда бутый, малларга үзвакытында тарата. Шулай итеп, катнашазык Югары Череккүлдә буталып, әзерләнә, Түбән Череккүл фермасына Илнур Йосыпов ташый. Терлекчеләрнең эш вакыты иртәнге биштән башлана һәм соңга кадәр дәвам итә,   - ди баш белгеч.

Фермаларны механикалаштыру юнәлешендә башкарылган эш никадәр күләмле булмасын, аның ахыр нәтиҗәсендә терлекчеләрнең роле хәлиткеч булып кала. Комплекста үз эшенең чын осталары, теләсә нинди катлаулы шартларда да хезмәтләрен җиренә җиткереп башкаручы фидакарь терлекчеләр аз түгел. Биредә 6 савучы эшли.Ахметова Зирина, Илиза Кәримова, Алия Мөхәммәтҗанова, Гөлфинә Шафыйкова, Игорь Устькачкинцев,Яппарова Ильвина  үз бурычларын зур тырышлык белән башкара.

Кооперативның управляющие Ленар Гомәровның тиешенчә эшне оештыра белүе, һәр мәсьәләне дөрес хәл итүе нәтиҗәсендә коллектив алга куелган планнарны үтәүгә ирешә. Малларны ясалма орлыкландыру технигы Шамил Мөхәммәтҗанов, баш ветеринария табибы Наил Әхмәтов, ветеринария фельдшеры Илдус Мигранов, Рәсим Каюмов һөнәрләренә җаваплы карап, профилактик чараларны вакытында үткәрә. Сыер саву механизмнары көйле эшли. Аны хезмәтләндерүче  оператор-компрессор Рөстәм Раянов,  Рәмил Хамидуллин  үз бурычын намус белән үти.

Әйе, теләсә кайсы хуҗалыкта нәтиҗәлелек, беренче чиратта, эшне дөрес оештыруга һәм компетентлы белгечләргә, эшсөяр хезмәтчәннәргә бәйле. Һәркем үз җаваплылыгындагы участокта эшне даими контрольдә тотса гына, гомум уңышка ирешеп була. Ягъни, уңышлы хуҗалык итүнең нигезе токымлы маллар һәм заманча биналар гына түгел, тәү чиратта, тырыш һәм намуслы кешеләр.

Лира ГӘРӘЕВА.

Күмәк тырышлык - уңыш нигезе
Күмәк тырышлык - уңыш нигезе
Күмәк тырышлык - уңыш нигезе
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас