

Агымдагы елда авыл хезмәтчәннәре басуларда игеннәрне югалтуларсыз җыеп алып, уртача гектар куәте 24,1 центнер тәшкил иткән. Әлеге вакытта ураллылар бар көчне малларны уңышлы кышлатуга юнәлтә. Моның өчен җитәрлек күләмдә азык запасы тупланган, сыер торакларында вакытында ремонт эшләнгән.
Икмәк язмышын хәл итүдә җәмгыятьнең уңган механизаторы Марсель Габдуллинның өлеше зур. Яшь белгечкә яңа «Россельмаш-500» комбайнын ышанып тапшырдылар. Куәтле техникада агымдагы урып-җыю компаниясендә 13055 центнер ашлык суктырды. Көзен «Кировец» тракторы белән җирләрне сөрә. Кышын да фидакарь хезмәт сала - «Хозяин»да малларга азык тарата.
-Эш шартлары яхшы, хезмәт хакы да лаеклы. Ватыла калсак та, запас частьларны тиз арада китереп бирәләр, тәмле итеп ашаталар. Гомумән, хезмәт кешесенең кадере бар биредә, - ди ул.
М.Габдуллин кебек уңганнар - авыл тоткасы. Туган җиребезнең уңдырышлы туфрагында маңгай тире түгеп, җиң сызганып эшләүче хезмәтчәннәр хөрмәткә лаек.