Маяк
+21 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
6 Ноября 2025, 11:00

Заман белән бергә атлыйлар

Урожайлылар Республика күләмендә нинди генә программа булдырылмасын, һәркайсында актив катнашып, хуҗалыкны дөрес юнәлештә алга әйдәү максатында эшли.

Заман  белән бергә атлыйларЗаман  белән бергә атлыйлар
Заман белән бергә атлыйлар

Модернизацияләнгән биналарда малларга тиешле микроклимат булдырылып, терлекчеләргә уңай шартлар тудырылган.

Фермаларда барлыгы 6064 баш мөгезле эре терлек асрала. Узган чорда 174508 ц сөт, 6427 ц ит җитештерелде. Әлбәттә, хуҗалыкның нәтиҗәле эшләвендә урта звено кадрлары, белгечләренең үз бурычларын җаваплылык белән башкаруы зур әһәмияткә ия.

Җәмгыятьтә яшь кадрлар – игътибар үзәгендә. Җәмгыятьнең ветеринария врачы – малларны ясал-ма орлыкландыру операторы Альберт Фәттахов Исанбай, Ибраһим участокларында, Иске Күктаудагы роботлаштырылган комплекста мөгезле эре терлекнең, бозауларның сәламәтлеге сагында тора. Ул Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган. Бүгенге көндә Башкорт авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетының 3 курсында читтән торып укый.

Уңган, принципиаль, төгәллек сыйфатларына ия булган белгеч вазыйфасын бар белемен, тырышлыгын салып башкара. Агымдагы елда традицион рәвештә машина белән сыер саву операторлары һәм малларны ясалма орлыкландыру техник-операторларының район конкурсында катнашып, беренче урынга лаек булды.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас