Маяк
+22 °С
Яңгыр
Авыл хуҗалыгы
7 ноябрь 2025, 09:10

Авыл уңганы сынатмый

М.Шәймөхәммәтов крестьян-фермер хуҗалыгында эшләүче Фидан Гатауллин урып-җыю кампаниясе вакытында “Нью-Холланд” комбайнында бөртеклеләр суктырып, алдынгылар сафын җитәкләде.

Авыл уңганы сынатмыйАвыл уңганы сынатмый
Авыл уңганы сынатмый

Үз язмышын авыл хуҗалыгы белән бәйләргә ният кылган авыл уңганы һәр эштә дә сынатмый. Чәчү чорында “АНТ” тракторында басуларны тырматуны, культивацияләүне башкара.

Ашлык суктырудан соң “ДОН-680М” азык хәзерләү комбайнын иярләп, силос салуда актив катнаша.

Хуҗалыкның барлыгы 930 гектарда сөренте җире исәпләнеп, аның күпчелек өлешен сөрү, эшкәртү нәкъ Фидан Фоат улы җаваплылыгында.

Үзенең тырышлыгы, эшсөючәнлеге белән хезмәттәшләре арасында ихтирам яулаган уңган хезмәткәр гаиләсе белән Каенлыкта җитеш дөнья көтеп, ике ул тәрбияли.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас