

Сайлаган һөнәренә тугрылыклы булып, җитәкчелек йөкләткән һәр эшне җиренә җиткереп башкара. Уңыш җыйган вакытта “ЗИЛ-130” автомашинасында кыр белән ашлык амбарын иртәнге таңнан кояш батканчыга кадәр ничәмә-ничә тапкыр үтеп, машинасында ашлык ташый, мал-туарга кышка азык әзерли. “К-700” тракторы белән җирләрне эшкәртте. Бүгенге көндә “КУН-10” белән малларга азык тарата, печәнен, саламын кертә. Гомумән, елның һәр сезонында эшсез тормый.
Сабыр холыклы, тырыш хезмәткәр машинасын һәрвакыт карап, төзек йөртә. Тормыш иптәше Ильмира - аның терәге, киңәшчесе. Ул гаилә башлыгының һәрвакыт юлда, руль артында, эштә булуына күнегеп, йорттагы эшләрен улы һәм кыз белән башкара. «Бер-береңне аңлап яшәсәң генә, матур тормыш кичереп була», – ди Йосыповлар гаиләсе.