

Кооператив урып-җыю чорында үзенең уңган хезмәткәрләренә таяна. Комбайнчы Раил Сәлихов биредә өч ел хезмәт сала. Шуңа карамастан, алдынгылар сафын җитәкли. Чакмагышта училищеда тракторчы- водитель һөнәрен үзләштергәч, ТР Яр Чаллы шәһәрендә заводта эшли. Соңрак авылга кайтып, “АКРОС” комбайнына утыра. Ике ел эшләгәннән соң, уңган хезмәткәргә яңа “Т-500” комбайнын ышанып тапшыралар. Быелгы урыпҗыю чорында ул 32 мең ц артык бөртеклеләр суктыруга ирешә.
Әлеге вакытта Р.Сәлихов басучылыкта кулланылган техникалар, тагылма инвентарьларны кышкы саклауга кую, аларны язгы чәчүгә әзерләү, ремонтлау, көйләү, аерым узелларны һәм детальләрне консервацияләү эшләрен оештыру белән мәшгуль.