

Әйтергә кирәк, Рәмил Фәткелбаян улы - хуҗалыкның ныклы терәге. Яшьлегендә сайлаган һөнәренә тугры калып, 45 ел дәвамында үз эшен җаваплылык белән башкара. Лаеклы ялда булуына карамастан, тырыш хезмәткәр әле дә тәҗрибәсен тарата, коллективта абруй казана. Үзенә ышанып тапшырылган «ГАЗ-53» автомашинасын һәрвакыт карап, сакчыл йөртә.
Озак еллар машина руле артында йөргән водитель язгы чәчүдә орлык, минераль ашламалар ташуда җитезлек күрсәтә. Тәҗрибәле водитель урак чорында көненә 10-15әр рейс ясап, ашлыкның бөртеген дә әрәм-шәрәм итмичә алып кайта. Өстәвенә, ындыр табагындагы орлыкларны келәтләргә урнаштыруда аңа ышанып тапшырылган. Шулай ук җитез һәм өлгер авыл уңганы «Илеш элеваторы» җәмгыятенә игеннәрне илткән. Тырыш водитель үзе хезмәтләндергән автомашина белән 600 тонна ашлык ташыган. Тырыш хезмәткәр Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасына ия.
Р.Иргалин үрнәкле гаилә башлыгы да. Тормыш иптәше Диләрә Әсләм кызы белән чәчләрен чәчкә бәйләп, күркәм дөнья тергезеп, авылдашларының ихтирамын тоеп яши. Тату гаилә ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерде. Илнур кебек уңган водитель булганда эшләрнең тотрыклы барачагына ышаныч зур.