Маяк
+24 °С
Яңгыр
Авыл хуҗалыгы
8 ноябрь 2025, 07:00

Һәрьяклап үрнәкле

Г.Гайнетдинов крестьян-фермер хуҗалыгының бер елны да мул уңышсыз калганы юк. Моның сере – басучылыкта алдынгы технологияләр кулланыла, орлык та - элиталы.

Һәрьяклап үрнәклеҺәрьяклап үрнәкле
Һәрьяклап үрнәкле

Коллектив эшчәннәре бердәм тупланган. Көзен басулардан сыйфатлы ашлык җыйнау өчен агротехник чаралар агрономия таләпләренчә үтәлә – чәчүлек мәйданнарына кирәгенчә минераль ашламалар кертелә, орлыклар – химик, био препаратлар белән эшкәртелә. Мөһим чараларның берсе – орлыкларны саклау, эшкәртү дә үз югарылыгында башкарыла. Бу җәһәттән Яңа Аюдагы ындыр табагы мөдире Руфина Хафизованың тырышлыгы зур. Аның җитәкчелегендә биредә һәркем үз хезмәтен зур җаваплылык тоеп башкара. Тормыш иптәше Радик Мирхәт улы да ындыр табагында ЗАВ операторы булып эшли. Агымдагы урып-җыю чорында киптерелгән, тиешле кондициягә җиткерелгән ашлык келәтләрдә урын алган. Киләсе елда чәчү өчен орлыклар тиешенчә саклауга куелган.

-Быелгы һава торышы үзенең көйсезлеге белән комачаулык тудырды. Шунлыктан ашлыкны киптерү ихтыяҗы да зур булды. Бөртекләр ындыр табагына кайта торды, урнаштырып бетерергә тырыштык. Бердәм, аңлашып эшлибез – ди Руфина Рудольф кызы. – Тиешле шартлар тудырылгач, хезмәтеңә вакытында түләнгәч, эшлисе килеп кенә тора. Киләчәктә дә бурычыбызны лаеклы үтәрбез, дип ышандырасы килә.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас