

Җәмгыятьтә 2015 елдан алып эшли. Иртә таңнан караңгыга кадәр һәр көне терлекләр янында уза. Хезмәтенең нәтиҗәсе сокланырлык - маллар каралган, туя ашатыла, тирес түгелгән. Аның карамагына 84 баш терлек ышанып тапшырылган, көндәлек тәүлеклек артым 775 грамм тәшкил итә. Булдыклы ханым ныклы тылы, тормыш иптәше Филарит белән бергә 135 баш терлек карый. Әлеге вакытта төп эшләреннән тыш, аларга Карабаш фермасында симертүгә тәгаенләнгән 57 баш мал карау да йөкләтелгән. Уңган терлекчеләр җәен көтү дә көтә. Кыскасы, буш вакыты юк аларның, нинди эш кушылмасын, һәркайсын җиренә җиткереп төгәл башкара гаилә. Нурыйәхмәтовлар кыз һәм ул үстереп, матур тәрбия биргән, балалары үзләре кебек тырышлар.