Маяк
-21 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 ноябрь 2025, 10:00

Алгы сафта

М.Горький ис. кооперативның алдынгы комбайнчысы, яшьтән үк «кыр корабы» штурвалы артына утырган Шамил Маликов Югары Яркәйдәге 86нчы һөнәри училищеда механизатор һөнәрен үзләштергәннән соң, бәхет эзләп читкә чыгып китми.

Алгы сафта
Алгы сафта

Үз язмышын авыл хуҗалыгы белән бәйләп, өч дистә елдан артык туган авылында - М.Горький ис. кооперативта фидакарь хезмәт сала. Үзенең тырышлыгы, эшсөючәнлеге белән хезмәттәшләре арасында ихтирам яулаган авыл уңганы сынатмый. Тәҗрибәле механизатор үзе хезмәтләндергән «Т-150» тракторы белән җир эшкәртә. Тормыш иптәше Зөһрә белән күркәм йорт тергезеп, өч кыз тәрбияләп үстерделәр.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас