Игмәт авылында туып-үскән Илдус Хәйбрахманов элекке Ульянов ис. колхозда тракторчы булып хезмәт юлын башлый. Арытаба ул армия сафларына юлланып, Ватан алдындагы изге бурычын үти. Туган ягын сагынып кайта дәрте ташып торган егет. Ул водитель булып колхозда эшли башлый. Авыл хуҗалыгы кампанияләрендә актив катнаша. Үзенә ышанып тапшырылган техникаларны һәрвакыт караулы һәм төзек йөртә. Арытаба механик вазифасын башкара. Р.Мусин җәмгыяте оешкач Илдус биредә хезмәт юлын дәвам итә. Аңа механизатор да, баш механик та булып эшләргә туры килә. Булдыклы, тырыш авыл уңганы туган хуҗалыгында хезмәт итеп, хөрмәт яулаган, үз урынын тапкан шәхес. Гомер иптәше Физә белән бердәм тату булып яшиләр. Уллары һәм киленнәре, өч оныклары өчен терәк, таяныч алар.