Маяк
-21 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 ноябрь 2025, 13:00

Уңган да, булган да

Авыл хуҗалыгы үзенең һөнәри бурычын намус белән үтәгән хезмәтчәннәре белән данлана. И.Ялалов крестьян-фермер хуҗалыгында андый кешеләр аз түгел. Ришат Кнәзханов - шуларның берсе.

Уңган да, булган да
Уңган да, булган да

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул киң профильле механизатор һөнәрен үзләштерә, аннары армия сафларында хезмәт итеп кайта. Шуннан соңгы елларда авыл хуҗалыгы производствосында армый-талмый хезмәт куя. Ул - хуҗалыкның иң яхшы механизаторларының берсе. Бүгенге көндә җир эшкәртү белән мәшгуль.

- Ришат Зәки улы - бик намуслы, җаваплы эшче, – ди хуҗалык җитәкчесе Илдар Ялалов аның турында. – Нинди генә авырлык килеп туса да, аңа ышанып була. Язгы кыр эшләре башлангач, чәчү эшләренә җәлеп ителә, көзен җирләрне эшкәртә. Уңган-булган механизаторны чын профессионал - универсал дип атарга була.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас