Маяк
-21 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 ноябрь 2025, 13:00

Җаваплылык белән

Авыл хуҗалыгының нинди генә тармагын алма, анда үз бурычларын, намус белән башкарган кешеләр эшли. М.Гәрәев ис. кооператив механизаторы Зәбир Мусин үз эшенең остасы.

Җаваплылык белән
Җаваплылык белән

Ул вакыт белән исәпләшеп эшләргә күнекмәгән. Чөнки һәр ел фасылының үз кануннары. Бер генә эшне үз вакытында башкарырга өлгермәсәң дә, ул уңышта, продукциянең сыйфатында чагылыш таба. Моны хезмәт юлын авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган һәркем яхшы белә.

Зәбир Әхмәт улы армия сафларыннан әйләнеп кайткач, юл хуҗалыгы идарәсендә тракторчы буларак хезмәт юлын башлый. Бераз себер якларында тир түгә. Арытаба М.Гәрәев ис. кооперативта тракторчы булып эшли башлый. Тырыш хезмәткәр урып-җыю чорында “JCB TM3-20” тракторы белән ындыр табагында ашлыкларны урнаштырып торса, язын, кышын терлекләргә ашарга төйи.

З.Мусин югары күрсәткечләргә ирешүе, тырыш эшчәнлеге нәтиҗәсендә БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасына лаек булган.

“Үз гомеремне техникадан башка күз алдына да китерә алмыйм”, – ди ул. 20 елдан артык гомерен шушы авыр, әмма мактаулы һәм игелекле хезмәткә багышлаган механизатор, нинди генә техникага утырса да, аны биш бармагы кебек белә. Эшендә искиткеч пөхтәлеге, төгәллеге белән аерылып тора.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас