Маяк
-21 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 ноябрь 2025, 11:00

Максатына ирешә

XXII партсъезд ис. кооператив уңганнары терлекчелектә дә, басучылыкта да сынатмый, ел дәвамында зур көч салып эшли. Атап әйткәндә, механизатор Азамат Йосыпов - нәкъ шундыйлардан.

Максатына ирешә
Максатына ирешә

Иске Нәдер авылында туып-үсеп, хезмәт юлын авыл хуҗалыгына багышлый ул. Ул һәр авыл хуҗалыгы кампаниясендә катнаша, бердәм уңышка үз өлешен кертергә тырыша.

Хезмәт энергиясе ташып торган механизатор – кооперативның һәр бурычын төгәл һәм үз вакытында башкаручылардан. Үзенә ышанып тапшырылган «МТЗ12.21» тракторын, “Палесье” ашлык уру комбайнын һәрвакыт төзек йөртә, ватылуларга юл куймый. Тырыш егет үзен һәрьяклап үрнәкле итеп күрсәтә. Һәр мөһим кампаниядә – чәчүдә, печән хәзерләүдә, уракта, җир сөрүдә ул – алдынгы. Кышын малларга ашарга кертә, тиресләрен түгә.

Азамат Йосыпов ел саен район Сабантуйларында, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көнендә муниципаль район хакимиятенең Почет грамоталарына, бүләкләренә ия була.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас