Венер Ривинер улы инде 37 ел язгы чәчүгә, урып-җыю эшләренә зур өлеш кертә. Быел да ул беренче көннән үк язгы басу эшләрендә актив катнашты. Орлык, ашлама ташуда өлгерлек күрсәтте. Шулай ук урак чорында «КамАЗ» машинасында басу белән ындыр табагы арасын җитез урады, «кыр корабларына» тоткарлыклар тудырмады. Машинасын елдагыча алдан ук бөртек коелмаслык итеп көйләп-җайлап куелган иде. Шулай ук сенаж, силос ташуда да иң җитезе ул.
Хуҗалык алдынгысы җәмгыятьнең, район хакимиятенең күп санлы мактау грамоталарын алуга ирешкән. Гомумән, ул - коллективта ихтирамлы, хөрмәтле, үз һөнәре остасы.
Венер тормыш иптәше Чулпан белән 2 бала тәрбияләп үстерә.