-21 °С
Болытлы
Василий Собарь 2018 елдан Куйбышев ис. җәмгыятьтә механизатор булып эшли. Үзенә тапшырылган техниканы көйле эшләтүгә ирешеп, үз эшенең барлык нечкәлекләрен белеп, тракторын кабызып җибәрү белән үк аның “сулышын тоеп” дип әйтерлек эшли, аның исеме һәр вакыт алдынгылар арасында телгә алына.
Язгы чәчү чорында “Кировец” тракторы белән 2034 гектарда эш башкарса, уракта игенче үзенең кыр корабында “Палессе” комбайны белән 27110 ц ашлык суктырып алуга иреште.