Маяк
-21 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 ноябрь 2025, 12:00

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре хөрмәтләнде

М.Гәрәев ис. кооперативта авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне быел да тантаналы билгеләп үтелде. Кооператив рәисе Илгизәр Хәмидуллин җитәкчелегендәге хуҗалык соңгы елларда төптән үзгәреш кичерде. Биредә ике тармак буенча да югары күрсәткечләргә ирешеп алга атлавын дәвам итә. Кооператив районда алдынгы хуҗалыкларның берсе. Биредә терлекчелек, басучылык тармаклары үз югарылыгында бара.

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре хөрмәтләнде
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре хөрмәтләнде

Чарада кооператив җитәкчесе Илгизәр Хәмидуллин, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Пискарев чыгыш ясап, ихлас теләкләрен җиткерде, алдынгы хезмәткәрләргә Почет грамоталары, акчалата премия тапшырды, һәрбарчасына рәхмәт сүзләренә ишеттерде.

Чарада Валерик Латыйповка күпъеллык намуслы хезмәте өчен Башкортстан Республикасында ветеринария өлкәсендәге казанышлары өчен почет билгесенә лаек булды. Тантаналы өлештән соң матур теләкләргә билгеле татар эстрадасы җырчысы Руслан Кираметдинов һәм аның ижади төркеменең бәйрәм концерты кушылды, иң матур жырлар, гармун моңнары тик авыл уңганнары өчен яңгырады. Бәйрәмнән соң бар хезмәткәрләргә күчтәнәчләр тулы пакетлар өләшенде.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас