«Агыйдел» җәмгыятендә һәр көнне 60 центнердан артык сөт савыла, бу бер баш сыерга 13 килограмм тәшкил итә. Биредә кичке савым сәгать 4тә башланып, 7гә кадәр дәвам итә. Җәмгыятьнең Йонны бүлекчәсе бригадиры Таһир Хаҗипов сүзләренчә, әлеге вакытта хуҗалыкта булган 380 баш савым сыер савыла.
Йонны бүлекчәсендә кара-чуар токымлы 442 баш сыер тотыла. Сыер савучылар Галия Габделхакова, Рита Шәйхетдинова, Зиләрә Гыйльманова, Ильнара Вәлиәхмәтова, Әлфинә Мөҗипова үзара ярышып эшли. Аларның һәрберсенә 76шар сыер туры килә.
-Эш тәртибе буенча, сыер савучылар савымга килгәч башта саву аппаратларының төзеклеген карап чыгарга, эш урынын тәртипкә китерергә тиеш. Аларга фермада чишенү, ял итү урыннары каралган. Кышлату өчен мал азыгы җитәрлек. Малларга печән салабыз, сенаж, салам, фураж ашатабыз. Савым сыерларына патока да бирәбез – ул сөтне арттыра. Әле көненә беренче сортлы 6000 литр сөт савып алабыз,- ди эш тәртибе белән таныштырып Таһир Хаҗипов.
Җәмгыятьтәге күрсәткечләргә килгәндә, соңгы 10 ай эчендә биредә бер сыердан 5918 килограмм сөт савылган. Бер көнлек савым күләме узган ел белән чагыштырганда 6 центнерга артыграк дигән сүз.
Билгеле булуынча, «Агыйдел» хуҗалыгы нәселле терлек үрчетү белән шөгыльләнә. Шуңа күрә хуҗалыкта актив рәвештә көтү яңарту эше алып барыла. Әйтик, агымдагы елда көтүгә 250 тана кертелгән.
Яшь үрчем тәрбияләүгә дә зур игътибар бирелә биредә. Барлыгы 90 башка якын бозау исәпләнеп, аларны Лилия Шәйхелисламова, Айрат Сәетгәрәев карый.
- Бозауларны көн дә иртән карап-барлап чыгам, сәламәтлекләрен тикшерәм, эш көнем шуннан башланып китә. Аннары аларга ашарга салам, витаминлы су эчерәм, витамин терлекләрнең организмын ныгытырга ярдәм итә. Соңыннан бозауларга печән, фураж таратам. Иртәнге савымнан аларга сөт бирәбез. Яңа савылган сөтне алар көненә ике тапкыр эчә. Сөт эчерү үзенең нәтиҗәсен бирә – бозаулар ныклы булып үсә. Моннан тыш, көн дәвамында бозауларга яфраказык, солы бирәбез, - ди Лилия Шәйхлисламова.
Агыйделлеләр бүген менә шундый мәшәкатьләр белән яши, алар мал санын һәм сөт җитештерүне арттыру юнәлешендә максатлы эш алып бара.
Гүзәл ГАЯНОВА.