Маяк
-21 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 ноябрь 2025, 15:00

Хуҗалыкта алдынгы

“Урожай” токымчылык заводы җәмгыяте хезмәтчәннәре бүген район икътисадының ныклы терәге булып тора. Биредә һәркем үз эшен намус белән, җиренә җиткереп башкара. Хезмәт сөюче, тырыш кешеләрдән торган коллективта Ибраһим сөтчелек фермасында машина белән сыер саву операторы булып эшләүче Флүзә Шәмсиәхмәтова аеруча зур ихтирамга лаек.

Хуҗалыкта алдынгы
Хуҗалыкта алдынгы

Флүзә ханым күп еллар дәвамында авыл хуҗалыгына тугрылыклы хезмәт итә. Ул үз һөнәренең нечкәлекләрен яхшы белә, таләпләрне төгәл үти, һәр эшкә җаваплылык белән карый. Хезмәтенә бирелгәнлек, тынгысыз тырышлык, намуслы хезмәт - аны чын мәгънәсендә үз эшенең остасына әйләндергән сыйфатлар. Һәр иртәне ферма ишекләрен ачуга, Флүзә ханымның тырыш куллары эшкә керешә. Аның осталыгы, тырышлыгы нәтиҗәсендә ел башыннан төркеме буенча һәр сыердан 9679 кг сөт савылып, айлык күрсәткече 967 кг тәшкил итә. Бу саннар - аның күпьеллык тәҗрибәсенең ачык күрсәткече.

Коллективта да, авылдашлар арасында да хөрмәт казанган Флүзә Шәмсиәхмәтова - хәзерге авыл хезмәтчәненең күркәм үрнәге. Ул үзенең намуслы хезмәте белән районның аграр тармагын үстерүгә зур өлеш кертә, туган ягыбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җан атып эшли.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас