М. Гәрәев исемендәге кооперативның Бишкурай сөтчелек фермасы хезмәткәрләре дә шушы акыллы киңәшкә таянып эш итә: вакытында әзерлек үткәрәләр, рационнарны төгәл исәплиләр, малларның сәламәтлеген даими күзәтеп торалар.
Бүген районның барлык агросәнәгать предприятиеләрендә дә маллар җәйләүләрдән фермаларга кайтарылды, кышкы шартларда тукландыру җайга салынды. Эшне алдан уйлап һәм оешкан төстә башкару бүген үз нәтиҗәсен бирә: сыйфатлы азык муллыгы, зооветеринария таләпләренең үтәлеше, малларга карата игътибарлы мөнәсәбәт район буенча көндәлек савым һәм сатылган сөт күләме күрсәткечләренең узган ел белән чагыштырганда югарырак булуына мөмкинлек тудырды. Елдагыча, «Урожай», Куйбышев ис., «Мир» җәмгыятьләре, М.Гәрәев ис. кооператив бүген дә иң күп сөт җитештерүчеләр рәтендә. Бу — терлекчеләрнең тырыш хезмәтенә, һөнәренә бирелгәнлеккә ачык мисал.
М.Гәрәев ис. кооперативта мал кышлату яхшы оештырылган. Бишкурай һәм Иләкшиде фермаларында мал торакларына үз вакытында ремонт ясалган: түбәләр алыштырылган, идәннәр бетоннан түшәлгән, территорияләр тирестән чистартылган, стеналар агартыпбуялган, тирес чыгару механизмы яңартылган һ.б. Салам, силос, сенаж, печән җәйдән үк ферма янында тупланган, һәр шартлы баш малга норматив таләпләргә туры килгән күләмдә азык берәмлеге әзерләнгән. Шуңа күрә фермада азык маллар алдыннан тәүлек әйләнәсенә өзелми.
Иләкшиде, Төйлегән, Бишкурай товарлыклы-сөтчелек фермаларында бүген 1562 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 500е — савым сыерлары. Елбашыннан 48432 центнер сөт сатылып, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 6184 центнерга күбрәк. Бер сыердан уртача көндәлек савым – 25 литр.
Бишкурай сөтчелек фермасында маллар өчен уңай шартлар тудырылган: тораклар, савым һәм ашату урыннары зооветеринария таләпләренә тулысынча туры килә. Биредә 590 баш карачуар токымлы эре мал асрала, шуларның 280 савым сыеры. Кооператив көненә 127 центнер сөт җитештерә, шуның 70 центнеры әлеге фермага туры килә. Көн саен майлылыгы 4,6 процент булган 122,1 центнер продукция сатуга чыгарыла. Мондый югары күрсәткечләргә малларны балансланган рацион нигезендә туйганчы ашату һәм яшь терлекне дөрес үстерү нәтиҗәсендә ирешелә.
Ферманың эчке бүлмәләрендә һәрчак чисталык хөкем сөрә, маллар алдында — тулы кыйммәтле азык. Ферма мөдире Эльвира Маннанова сүзләренчә, рационда фураж, силос, сенаж, печән, патока, премикс, түп — барысы да махсус агрегат ярдәмендә үлчәнеп, болгатылып бирелә. Мондый сыйфатлы катнашазык маллар алдына көненә ике тапкыр салына. Әзерләнгән азыкны Рәсүл Солтангәрәев белән Ильфир Гыйльданов «Хозяин» агрегаты белән вакытында тараталар. Рационга өстәмә рәвештә ылыслы энергетик кушылма да керә. Ул терлек организмындагы файдалы микрофлораны арттыру, продуктлылыкны күтәрү, кетоз, ацидоз кебек авырулар вакытында организмны ныгыту, аппетитны яхшырту һәм метаболизмны көйләү өчен кулланыла. Терлекләр алдында акбур белән тоз да даими тора. Болар барысы да сөт җитештерүне арттыруга зур өлеш кертә.
Терлекчелек өлкәсе – күп очракта механика ярдәмендә башкарылса да, кеше кулын, игътибарын һәм җан җылысын таләп итә торган хезмәт. Бишкурай фермасындагы савучылар арасындагы ярышта тәҗрибәле савучы Земфира Гәрәева аерылып тора. Ул ун ай эчендә һәр сыердан 10 197 кг сөт савып, республика күләмендә «Машина белән сыер саву» өлкәсе буенча иң яхшы 5 оператор исемлегенә керде. Үз һөнәрен яхшы белгән авыл хезмәткәре коллективта да, гаиләсендә дә ихтирам казанган. Ридә Сәлимова — хуҗалыктагы иң хөрмәтле хезмәтчәннәрнең берсе. Озак еллар буе ферма эшен үз иңендә күтәргән савучы, лаеклы ялга чыкса да, бүген дә сафтан төшми.
Савым аппаратларының көйле эшләве, техниканың вакытында төзекләндерелүе өчен җавап бирүче оператор Зөфәр Төхвәтов та бурычын намус белән үти. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә ферманың механизацияләнгән җиһазлары өзлексез эшләп килә.
Яшь үрчем алу мәсьәләсенәдә кооперативта зур игътибар бирелә. Яңа туган бозауларга Рәйлә Даутова белән Гөлфирә Гыйльданова тиешле тәрбия күрсәтә. Терлекчеләр Илгиз Маннанов һәм Айрат Даутов та үзләренә йөкләнгән эшне төгәл, җаваплы итеп башкара. Тәҗрибәле хезмәткәрләр тәүлеклек артымны уртача 600750 граммга җиткерә.
Ветеринария таләпләре нигезендә маллар даими тикшерелеп тора. Вируслы инфекцияләргә каршы прививкалар вакытында ясала. Ветеринария табибы Валерик Латыйпов терлекләрнең сәламәтлеген даими контрольдә тота, профилактик чараларны үз вакытында үткәрә, хәтта ризыкларның сыйфатын да даими күзәтә.
Малларны ясалма орлыкландыру эше дә кооперативта тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Бу җаваплы эшне Урал Хәмидуллин башкара. Бүгенге көнгә 633 баш бозау алынуы — эшнең нәтиҗәлелегенең ачык күрсәткече.
Хезмәт хакына килгәндә, кооператив җитәкчелеге аны үз вакытында түли. Эшчеләрнең хезмәте нәтиҗәлелеге буенча бәяләнә, алдынгыларга тиешле дәрәҗәдә бәя бирелә. Димәк, эшкә стимул булганда, мул продукция алуга да ышаныч арта. Гомумән, кооперативта кышлату уңышлы башланды. Бүген һәр тармакта эшнең җайга салынуы, табышны арттыру юлларын эзләү, хезмәткәрләрнең бердәм тырышлыгы хуҗалыкның ныклы үсешен тәэмин итә.
Лилия ЙОСЫПОВА.